«ТРИЗформашка-2009»
Шушы исемле регионара дистанцион бәйге катнашучыларын көтә. Конкурсны Пермь дәүләт университетының Компьютер мәктәбе һәм педагогия мәгълүмати технологияләре региональ институты оештыра.
Конкурста катнашу өчен Инернет булу җитә. Командалар арасында тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, теркәлү, биремнәрне алу, җаваплар җибәрү, конкурс нәтиҗәләрен белү - бар да электрон почта һәм/яисә Интернет ярдәмендә башкарылачак.
Биремнәрнең тематикасы белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.
Элемтә өчен мәгълүмат: оештыру комитеты рәисе – Южакова Анна Михайловна.
E-mail: school@pripit.pstu.ac.ru, ozsh-inf@mail.ru.
Эш тел.: (342) 266-00-13 «Читтән торып уку мәктәбе».
Катнашу шартлары:
Конкурс командалар арасында уза. Команда 3 кешедән гыйбарәт. Командалар мәгариф оешмалары исеменнән яисә уку йортыннан бәйсез рәвештә катнаша ала. Уку йорты берничә команда тупларга мөмкин. Ярыш уку йортлары арасында түгел, командалар арасында барачак. Һәр 9 сйныф буенча аерым нәтиҗәләр чыгарыла.
Чыганак: www.edu.ru