2009 елда уку йортларына конкурс кечкенә булачак
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе үзгәрде. Абитуриентлар саны да алдагы еллар белән чагыштырганда шактый кимрәк. Димәк, 2009 елда югары уку йортларының бюджет урыннарына дәгъва кылучылар саны да күп булмаячак. Бу турыда Мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе Николай Булаев хәбәр итте. Булаев сүзләренә караганда, демографик сәбәпләр аркасында быел чыгарылыш сыйныф укучылар саны кискен кимячәк. Шул ук вакытта югары уку йортларында бюджет урыннарның саны үзгәрешсез калачак.
Өстәвенә, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда иң түбән баллар да билгеләнәчәк. Ягъни, билгеле бер күләмдә балларын тутыра алмаган абитуриентларга уку йортына юл ябык булачак. Бу да конкурсның зур булмавына китерә.
"Финанс кризис шартларында беренче курслар өчен бюджет урыннар санын киметмәү үзен аклый. Чыгарылыш сыйныф укучылары зур сайлау мөмкинлеген ала. Бу барлык билгеләнгән имтиханнарны БДИ рәвешендә тапшыру шарты белән”, - дип ассызыклады федераль агентлык җитәкчесе.
Булаев фаразлавынча, 2009 елда магистратурада белем алучылар саны да артачак. Әйтик, былтыр Россия Федерациясенең югары уку йортларында 3,5 мең магистр белем алса, 2009 елда алар санын 30 меңгә җиткерергә планлаштырыла.
Чыганак: www.5ballov.ru