2009 елда республикабызда 34 мең кеше БДИ тапшырачак
11 Feb, 2009 Сылу 0
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм югары уку йортларына керүчеләр 1нче мартка кадәр БДИ бирүләре турында гариза язарга тиеш. Ләкин БДИ тапшыручыларның якынча санын инде бүген дә атарга мөмкин.
Татарстанда апрель-июнь аенда 34 меңгә якын кеше БДИ формасында имтихан тапшырачак. Әйтик, республикабыз урта гомуми белем бирү оешмаларын 25 мең 700 кеше тәмамлый. Алар барысы да БДИ бирәчәк. Тагын 3 мең кыз һәм егет башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын бетерә, алар да БДИ бирәчәк. Сынау үтәүчеләр арасында алдагы еллар чыгарылыш сыйныф укучылары да бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар-информ”га сылтама белән.