Абитуриентлар өчен БДИ калькуляторы
11 Feb, 2009 Сылу 0
Екатеринбург шәһәренең Горький исемендәге Урал дәүләт университете «БДИ калькуляторы» уйлап тапкан. Калькулятор махсус программа рәвешендә уку йорты сайтына эленгән. Яңалыкның уйлап табучысы – укыту процессын оештыруда электрон технологияләр бүлегенең мөдире Владимир Новак.
Ул нидән гыйбарәт? Абитуриент калькуляторның махсус “тәрәзәсендә” нинди фәннәрдән БДИ тапшыруын яисә тапшырачагын кертә. Җайланма, үз чиратында, әлеге имтиханнарга туры килгән факультетлар, юнәлешләр һәм белгечлекләрне күрсәтәчәк. Әлбәттә, программа Урал университетында булган юнәлешләрне генә атый.
Чыганак: www.5ballov.ru