Телекоммуникацияләр буенча Россиякүләм дистанцион эвристик олимпиада
Россия Мәгариф Академиясе һәм "Эйдос" дистанцион мәгариф үзәге Телекоммуникацияләр буенча икенче Россиякүләм дистанцион эвристик олимпиада уздыра. Чарада катнашу өчен 1-11нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары чакырыла.
Әлеге бәйге күп олимпиадалардан аерылып тора. Һәм бу аның дистанцион булуында гына түгел. Олимпидада һәр мәктәп укучысы катнаша ала.
Оештыручылар сүзләренә караганда, җиңүчеләр арасында да уртача билгеләргә укучылар күбрәк. Биредә стандарт, бер калыпка кергән чишелеш юллары юк. Бер үк биремне төрле юл белән чишәргә мөмкин. Бәйге шуның белән уникаль дә инде. 9нчы февральгә кадәр конркуска теркәү барачак.
Дистанцион телекоммуникацияләр ярдәмендә төрле илләрдә, шәһәрләрдә, мәктәпләрдә белем алучы кызлар-егетләр информатика өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген ала. Олимпиада нигезендә иҗади гамәли биремнәр ята. Олимпиаданың мөгаллимнәр һәм мәгариф оешмаларына да файдасы зур.
Укыту процессын укучыларга кызыклырак итү өчен алар әлеге ярышларны куллана ала. Укучыларда иҗадилыкны үстерүдә дә олимпиада зур роль уйный.
Тулырак мәгълүмат www.eidos.ru сылтамасында.