Төмән өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының нәтиҗәләре
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашучы балалар саны елдан-елга кими бара, быел да элек актив катнашып килгән мәктәпләрдән килгәннәр иде балалар. Район олимпиадасында җиңеп чыгучылар саны аз булу сәбәпле, быел зоналар буенча үткәрелмәде дә ул. Татарлар күпләп яшәгән Түбән Тәүде белән Вагай районнарыннан катнашучылар бөтенләй дә булмады.
Беренче урынны яулап алучылар да электән призлы урыннарны алып килгән мәктәпләрдән генә булды:
9 нчы сыйныф төркемендә 8 бала катнашты, беренче урынны Төмән шәһәренең Кырынкүл татар бистәсенең 52 нче мәктәп укучысы Гөлфинә Яруллина яулады, укытучысы - Халидә Кирамова.
10 нчы сыйныф төркемендә 3 бала катнашты, Индрәй мәктәбе укучысы Илсөяр Речапова яулады беренче урынны, укытучылары – Рузилә Исмәгыйлова һәм Мәрхүбә Шәрипова.
11 нче сыйныфтан Аромаш районы Көсәйкүл мәктәбе укучысы Олеся Динмөхәммәтова беренче урынга чыкты, укытучысы - Гөлкәй Тимеркаева. Олимпиаданы әзерләп үткәргән Төбәк мәгарифен үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе доценты, филология фәннәре кандидаты Сания Насыйбуллина әзерләп үткәрде. Аның сүзләренә караганда, олимпиадада катнашкан укучыларның белем дәрәҗәләре канәгатьләнерлек булмады, фәкать бер укучы – Илсөяр Речапова гына билгеләнгән 100 баллның 75 процентын җыя алган, калганнарыныкы 50 проценттан артмаган. Укучыларның татар телендә текстлар төзүдә авырсынуларын, рус сүзләрен кертеп сөйләүләрен күрсәтте олимпиада, балаларның татар әдәбиятын укымаулары да сизелеп торды.
Татар теле белән әдәбиятка атнасына берәр генә сәгать бирелгән шартларда укучыларның туган тел һәм әдәбият буенча камил белем ала алмауларын бу олимпиада нәтиҗәләре тагын бер кат дәлилләде.
Болай булгач, Дәүләт Думасының 309 нчы Кануны нигезендә киләсе уку елында туган телләр дәүләт стандартыннан төшерелеп калдырылса, төбәгебездә туган телнең гомере вакытыннан алда өзелүе мөмкин икән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru