Яңа конкурс
“Мәгарифтә компьютер чаралары” журналы һәм Россия Мәгариф Академиясенең Нәтиҗәле белем бирү Институты "КИО" (Конструируй, Исследуй, Оптимизируй) исемле бәйгенең алтынчысын игълан итте.
Математика, информатика һәм башка фәннәрне яратасың, бүтәннәр чишә алмаган катлаулы мәсьәләр чишү белән мавыгасың икән, әлеге бәйге нәкъ менә синең өчен оештырыла.
Ярыш ике баскычта узачак. Беренчесендә гомуми урта белем бирү оешмаларның 1-7нче сыйныф укучылары гына катнаша ала. Икенче дәрәҗә бәйгедә лицей һәм мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары, көллият студентлары катнашырга мөмкин. Соңгысында югары уку йортларының 1-2 нче курс студентлары да ярышырга хокуклы. Ләкин аларның белемнәрен бәяләү өчен аерым рейтинг билгеләнәчәк.
Россиянең кайбер регионнарында бәйгенең үз вәкилләре бар, алар укучыларны конкурс белән, аның алдагы ел биремнәре белән таншытыра, катнашучыларны терки.
Интернетка чыгу мөмкинлеге булган укучыларга бәйгенең сайтында теркәлү узарга кирәк (http://www.ipo.spb.ru/kio/). Мондый мөмкинлеге булмаганнар сайт яисә электрон почта аша kio@ipo.spb.ru сылтамасына мөрәҗәгать итеп, теркәлү файллары алырга, аны тутырып янә шул адреска юлларга тиеш. Теркәлү 26нче февральдә, 24:00дә тәмамлана.
Катнашучыларга тәкъдим ителгән мәсьәлә модельләре белән компьютер тәҗрибәләрен уздыру өчен махсус программа тәэмин ителешләре җибәреләчәк. Тәҗрибәләр тикшеренү хакратерына ия, биредә төрле чишелеш юлларыннан иң кулаен табарга кирәк. Эшләрне агымдагы елның 3нче мартына 23 сәгать 59 минутка кадәр кабул итәләр.
Барлык катнашучыларга да конкурсның электрон имзасы төшерелгән сертификат әзерләнгән. Җиңүчеләрне исә димлом һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Тулырак мәгълүмат чараның сайтында – www.ipo.spb.ru/kio/.