“Мәгълүмати тәэмин ителеш нигезендә белем бирү мөхите нәтиҗәлелеген проектлау”
2009 елның 18нче февралендә “Мәгълүмати тәэмин ителеш нигезендә белем бирү мөхите нәтиҗәлелеген проектлау” исемле Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны “Информатиканы укыту эчтәлеге һәм методикасы” курслары кысаларында Мәгарифне үстерү институтының иҗтимагый-педагогик проблемалар кафедрасы оештыра. Укулар дәвамлылыгы - 72 сәгать.
Программада:
• заманча, конкурентлыкка сәләтле белем бирү мөхитендә мәгълүмати технологияләр;
• дистанцион белем: аның бүгенгесе һәм перспективалары;
• мәгълүмати банк булдыру – белем бирү нәтиҗәлелеген проектлауда мөһим юнәлеш;
• укучының аң-белемен үстерүдә мәгълүмати технологияләр куллану мөмкинлеге;
• табигый дисциплиналарны укытуда мәгълүмати коммуникацион технологияләр куллану;
• мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгълүмати технологияләр роле;
• укучылар сәламәтлегенә мәгълүмати коммуникацион технологияләрнең зыянын чикләү.
Конференция эше “Шәхесне үстерүдә информатика мәктәп курсының роле” исемле “Түгәрәк өстәл” белән тәмамланачак.
Конференциядә катнашу өчен рус телендә күләме 10 биттән дә артмаган мәкалә алып килү сорала. Материалның басма һәм электрон вариантлары булырга тиеш. Текст WORDта 14нче кегель, Times New Roman шрифты белән җыела.
Текст RTF форматында, бер файлда эшләнә. Рәсем һәм таблицаларны да текст эченә урнаштырылырга тиеш.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон буенча: 8 (843) 236-65-82.