Олимпия һәм Паралимпия уеннары җиңүчеләрен югары уку йортларына керү хокукларында тигезләячәкләр
5 Feb, 2009 Сылу 0
Федерация Советы әгъзалары «Мәгариф турындагы» законга төзәтмәләр кертте.
Сүз урта һәм югары һөнәри белем бирү дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларының бакалавриат һәм физик культура , спорт өлкәсендәге белгечләрне әзерләү программалары буенча укырга керү өчен билгеләнгән ташламалар турында бара.
Әлеге үзгәрешләр Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары призерларына өстәмә ташламалар бирәчәк. Мисал өчен, Олимпия һәм Паралимпия уеннарының соңгы циклынннан 78 россияле алтын медаль белән кайткан. Призерлар арасында исә 165 Россия спортчысы бар.
Чыганак: www.5ballov.ru