Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм педагогик укулар
Бүген 5нче февраль көнне Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт Әлмәт дәүләт институтында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге VI республикакүләм педагогик укулар уза. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлары Кабинеты, Татарстан Язучылар союзы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре, педагогия югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары мөгаллимнәре катнашачак.
2004-2013 елларда Татарстан Республикасының дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Дәүләт программасын тормышка ашыру максатында инде 4 ел рәттән Ризаэддин Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә багышланган республикакүләм педагогик укулар үткәрелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты хәбәр итә.