Чистайда чит телләрдән Бердәм дәүләт имтиханын уздыру буенча семинар-киңәшмә уза
3 Feb, 2009 Сылу 0
Иртәгә – 4 февральдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Чистай шәһәрендә 2009 елда Бердәм дәүләт имтиханы һәм Бердәм республика имтиханына әзерлек мәсьәләләре буенча муниципаль координаторлар, чит телләр укытучылары өчен зона семинары уздыру турында хәбәр итә. Рәсми хәбәрләргә караганда, шундый ук семинарны 6 февральдә Казанда оештыру көтелә.
Киңәшмәдә 2009 елда БДИ һәм БРИны уздыруның яңа шартлары, чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологияләре, чит телләрдән имтиханның телдән тапшырылган һәм язма рәвештә бирелгән биремнәрен тикшерү методикасы буенча аңлату эшләре алып бару көтелә.
Чыганак: “Татар-информ”