Намуслы булу җиңелме? (Ф.Яруллинның “Мәхәббәт упкыны” повесте буенча)
Әдәби сәнгатькә гашыйк иҗат кешесе үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да тарафдарларын матурлыкка, бөеклеккә, камиллеккә чакыра. Алар үзләре чолгап алган моһитне дөньяны үзгә бәялиләр, үзләренчә аңлыйлар, бер карашка гади һәм кызыксыз булган һәр нәрсәнең үзенә күрә матурлыгын күреп сокланалар, гаҗәпләнәләр. Әсәрләре аша дөньяга нур һәм матурлык таратучы шундый кешеләрнең берсе — Фәнис Яруллин. Аның әсәрләрендә һәр укучы үзен, үз хыялларын, кичерешләрен, омтылышларын күрә, таный. Аның иҗаты катлаулы һәм каршылыклы тормышыбызда кыю үтеп кергән сихәтле бер нур сыман: адәм балаларының күңелләрен, рухларын, җаннарын тәмам бозланып катудан саклый. Ул җаныбызны сихәтләндерә, аруландыра, тәрбияли алган, кешелекле булырга өйрәтүче җирдәге пәйгамбәр сыман.
Фәнис Яруллин — киң диапозонлы язучы. Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, әкиятче кебек исемнәр алган бу гаҗәеп кеше хәзерге көндә 35 китап авторы.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Намуслы булу җиңелме? | 26.1 KB |