Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Мөхәммәт пәйгамбәр — бөтен дөнья өчен рәхимлелек» исемле III Россиякүләм шигъри бәйге башланды. Аны Россия мөфтиләре Советының иҗтимагый-хәйрия һәм дини-агарту эше департаменты уздыра.
Конкурска татар яисә рус телендә язылган иҗади эшләр кабул ителә. Эчтәлегенә килгәндә, алар пәйгамбәр тормышының төрле аспектларын яктыртырга мөмкин. Иң мөһиме әсәр Мөхәммәт пөйгамбәрнең яшәү рәвешен һәм аның дөнья тарихына керткән өлешен яхшырак аңларга булышырга тиеш. Бу турыда җыенның рәсми сайты хәбәр итә.
Бәйге таләпләре буенча автор бер генә әсәр юлларга мөмкин. Шигъри материал әле бер кайда күренмәгән булырга да мөмкин. Шул ук вакытта моңарчы басылган әсәрләр дә кабул ителә. Милли һәм дини дошманлык тудырган, Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килгән, анноним яисә коллектив эшләр бәйгедә катнашмый. Беренче урын алган катнашучыга Димлом һәм 25 мең күләмендә бүләк каралган. Икенче һәм өченче урыннарга 20 һәм 15шәр мең билгеләнгән. Өстәмә бүләкләр дә планлаштырыла. Мисал өчен, тамашачы мәхәббәте номинациясе бар. Аның җиңүчесен онлай-тавыш бирү ярдәмендә конкурсның рәсми сайты кулланучылары һәм кунаклары билгеләячәк. Он-лайн тур агымдагы елның 1-10нчы мартына билгеләнгән.
Бәйгедә катнашу өчен эшләрне 2009 елның 1нче мартына кадәр почта яисә интернет аша җибәрергә кирәк. Нәтиҗәләрне 10нчы мартка кадәр чыгарырга тиешләр.
Җиңүчеләрне котлау тантанасын 14нче мартта үткәрү каралган.
Элемтә өчен телефон: +7 495 684 31 98
Е-mail: mavlidkonkurs@mail.ru