Татар мәгарифе порталы
29 гыйнвар, 2009 - 08:56
Бүген үз газетын яисә журналын чыгармаган мәктәп юктыр ул. Гомуми урта белем бирү оешмаларында яңа буын хәбәрчеләр, редакторлар, дизайнерлар үсеп килә. Бу уңайдан Мәктәп басмаларының (газета-журналлар) VIII Россиякүләм бәйгесе турында хәбәр итәбез. Чараны мәктәпләрнең нәшерлек эшчәнлеген үстерү, аны таныту һәм ярдәм итү максаты белән оештыралар.
Ярышта кемнәр катнаша ала соң? Бәйгедә вакытлы матбугаты булган (газет, журнал, альманах) барлык мәгариф оешмалары да көч сынашырга хокуклы. Проект Россиянең 1000нән артык мәктәбен колачлаячак. Конкурсны Мәскәү шәһәренең Мәгариф буенча департаменты һәм "Лицейское и гимназическое образование" исемле журнал уздыра.
Ярышның тагын бер үзенчәлеге бар. Гадәттә бәйгенең төп өлеше Интернет челтәрендә мәктәп матбугаты порталында (http://portal.lgo.ru) уза. Финал “Мәктәп матбугаты көннәре” кысаларында Мәскәү шәһәрендә үтәчәк. Шулай ук тематик күргәзмәләр, мастер-класслар, мәктәп нәшерләре сессиясе, мәктәп матбугаты бал-кичәсе дә планлаштырыла. Бүләкләр байтак. Әйтик, Мәскәү шәһәренең Мәгариф буенча департаменты үз бүләген, ә журнал һәм иганәчеләр үз призларын әзерләячәк.
Гран-при барлык номинацияләрдә җиңү яулаган, башкалар өчен эталон булган басмага биреләчәк.
Чыганак: window.edu.ru