Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Лениногорск шәһәр прокуратурасы балалар сәламәтлегенә зыян салган затларны җавапка тартты. Сүз мәгариф һәм башка балалар оешмаларында Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татартан Республикасы буенча Россия кулланучыларының хокукларын саклау өлкәсендә күзәтү хезмәте идарәсе уздырган тикшерү нәтиҗәләре турында бара. Балаларга бирелгән азык-төлек продуктлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча закон таләпләре үтәләме? Белгечләр аеруча шуңа басым ясаган.
Баксаң, күп очракта азык-төлек аларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәллиләүче документлардан башка китерелә икән. Шәһәр буенча документлары тиешле күләмдә булган бер мәктәп, бер муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмасы да табылмый. Кайбер оешмаларда куллану вакыты чыккан сертификатларга юлыгалар. Мисал өчен, 4нче мәктәптә сөт һәм сөт ризыкларына, икмәк һәм камыр ризыкларына, иткә сертификатлар күрсәтә алмыйлар. 8нче мәктәптә катырылган балыкның ветеринар таныклыгы булмый. Тикшерү нәтиҗәсендә, балыкның начар сыйфатта булуы ачыклана. 3нче, 10нчы мәктәп ашханәләрендә дә бозылган ризыклар күп табыла. Куллану вакыты чыккан минтай балыгы, “Атланта” персик повидлосы һ.б. һ.б. моңа дәлил.
Укучыларның туклану рационы дәүләт санитар эпидемиалогия күзәтүе тарафыннан расланып, ике атналык меню кабул ителергә тиеш. Күп кенә мәгариф оешмаларында көндәлек меню мәктәп директоры тарафыннан да расланмаган була.
Аш пешерү блогы хемәткәрләренең барысында да медицина кенәгәләре була-булуын. Ләкин медицина күзәтүен күптән узган очраклар да табылган. Мондый кешеләргә район һәм шәһәр мәктәп-балалар бакчаларында эшләү катгый тыела.
Теге яки бу продуктны саклауга җайланмаган савыт-сабада ризык саклау фактлары да күп теркәлгән. Өстәвенә, 32нче һәм 27нче мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга сөт урынына пальма мае кергән «Юбилейная» кайнатылган шикәрле сөт (сгущенка) биргәннәр. Продукт бәя ягыннан күпкә арзанрак, сыйфаты начар. Күп җирдә меню ризык бәяләрен исәпкә алып төзелә. Чынлыкта, меню балаларга көн дәвамында кирәк матдәләрдән торган азык-төлек хисабына төзелергә тиеш. Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ел башыннан ук эремчек, дөге, сыр ризыклары бирелмәгән. Димәк, балалар начар туклана булып чыга.
Гаепле дип танылган затлар административ җәзага тартылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайты.