Татар мәгарифе порталы
22 гыйнвар, 2009 - 08:07
Мөфти Равил Гайнетдиннең “Ислам дәресләре” исемле дәреслеге дөнья күрде. Китапның яңалыгы һәм үзенчәлеге шунда – автор бүгенге Россиядә беренчеләрдән булып Ислам нигезләре турында бер калыпка кергән укыту әсбабын булдырган. Биредә бүгенге көн ислам мәгърифәтчелеге тарыган сорауларга җавап бирелә. Ислам нигезендә кеше, аның фани һәм теге дөньядагы гомере мәгънәсе, Аллаһы Тәгалә һәм кеше арасындагы мөгамәлә турында өйрәнүләр ята, дип белдерә автор. Бу – аның башка дәреслекләрдән төп аермасы.
Китап ике бүлектән гыйбарәт. Аларның һәрберсе җентекле кереш белән башланып китә. Керештә “Мөселман булу нидән гыйбарәт?” икәне бәян ителә. Беренче бүлек исламның беренчел чыганаклары Изге Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре турында сөйли. Икенче бүлек Ислам нигезләренә багышланган. Биредә әлеге диннең алты баганасы, аларның мәгънәләре аңлатыла.
Һәр бүлек аять һәм хәдисләр белән үрелеп бара. Китапның мондый төзелеше мөгаллимнәрнең укыту эшен күпкә җиңеләйтә, укучыларга исә Изге Коръән һәм хәдисләрне система нигезендә өйрәнергә булыша.
Дәреслектә укытучылар өчен методик тәкъдимнәр дә урнаштырылган.
Әлеге уку әсбабы дини уку йортлары мөгаллимнәре, укучылары өчен тәкъдим ителә. Шул ук вакытта китап гади укучылар өчен дә кызыклы булачак, диелә Россия мөфтиләре советы рәсми сайтында.
Дәреслек Ислам мәдәниятына, мәгариф һәм фәненә ярдәм итү фонды булышлыгы белән басыла.