Татар мәгарифе порталы
Алдагы көнәрдә без “Гаилә китапханәсеннән дәреслек” исемле экспресс-бәйге старт алуы турында хәбәр иткән идек. Чараның йомгаклау өлешенә 34 иҗади эш тәкъдим ителгән.
Билгеле булганча, эшләр арасында укучылар, ата-аналар, укытучылар үзләре эшләгәннәре дә бар. Шул исәптән безнең Татарстаннан да 3 эш җибәрелгән. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бу түбәндәге эшләр:
1. Л. М. Җиһаншина, укуны татар телендә алып баручы 4нче гимназиянең математика укытучысы. Ул “Дәү әнием дәреслеге” исемле презентация тәкъдим иткән;
2. Э.Р. Сафонова, Казан шәһәренең 165нче урта мәктәбендә химия фәнен алып бара, “Балачагымнан бер китап” дигән эссе язып җибәргән;
3. О. Красильникова, М.С. Устинова исемендәге 102нче гимназиянең 11нче “Б” сыйныфы укучысы “Дәү әтием китаплары” исемле эссе язган.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләр тематик яктан, жанр төрлелегеннән: эссе, презентация, фотоэтюд, әкият, шигырь шаккаттыра. Ләкин югары бәяне теге яки бу китапка карата авторның шәхси мөнәсәбәте чагылган эшләр алган.
Тигез дәрәҗәдә язылган иҗади эшләр күп булу сәбәпле, жюри урыннар бигеләмәскә карар кыла. Аның каравы, 3 җиңүче урынына диплом һәм бүләкләрне 10 катнашучы алачак. Алар арасында татарстанлы да бар. Л.М. Җиһаншина “Дәү әнием дәреслеге” презентациясе өчен диплом белән бүләкләнә. Лауреатлар арасында Чиләбе, Амур, Псков, Тамбов, Мәскәү өлкәләреннән, Алтай крае, Карелия һәм Кабарда-Балкар Республикасыннан да вәкилләр бар.