Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Тубылда филология фәннәре кандидатлыгына диссертацияләр уңышлы якланды
Сылу
24 Декабрь, 2008 - 19:33

Тубылда филология фәннәре кандидатлыгына диссертацияләр уңышлы якланды

Тубыл педагогия институты каршындагы татар теле һәм әдәбияты, Россия халыклары телләре буенча Диссертацияләр яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте, филология фәннәре кандидаты гыйльми исеменә биш диссертация хезмәте каралды.

Утырышны Комиссия рәисе, Югра педагогия университеты һәм Тубыл педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Равил Вафеев алып барды, аның урынбасарлары -Төмән дүләт университеты профессорлары Николай Фролов белән Хәнисә Алишина, Комиссиянең гыйльми сәркатибе - Тубыл педагогия институты дорценты, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина, әгъзалардан - пофессорлар һәм филология фәннәре докторлары: Казан Гуманитар педагогия институтыннан Фәрит Яхин, Башкортстан дәүләт университетыннан Алмаз Шәйхулов, Югра дәүләт педагогия университетыннан Нина Лыскова, Алабуга дәүләт педагогия университетыннан Дания Сәлимова, Чаллы дәүләт педагогия институтыннан Әнвәр Шәрипов, Төмән дәүләт университеты доценты Равил Гыйльфанов һәм башкалар, җәмгысы 15 кеше катнашты. Алардан тыш, өстәмә чакырылып китерелгәннәрдән Алабуга педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Леонид Арсланов белән Екатеринбург дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Зоя Комарова катнашты Комиссия утырышында.

Комиссия әгъзаларын Төмән дәүләт университетының татар бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган яшь аспиранты Гөлнара Ниязованың «Себер татарларының Тобол-Иртыш даилектында матди культура лексикасы» темасы буенча профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә әзерләгән диссертациясе фәнни нигезенең тирәнлеге белән сокландырды.

Оренбург педагогия институты укытучысы Фирдәвес Усманованың «Рус-татар икетеллегенең немец теле белән аралашу шартларында өчтеллелекнең теоретик нигезләре» дигән диссертациясе Комиссия әгъзалары тарафыннан филология фәнендә яңа юнәлеш ачуы, гамәли яктан әһәмиятле булуы белән кызыклы һәм кыймәтле, дип таныдылар Комисси әгъзалары. Фирдәвес Усманованың фәнни җитәкчесе – профессор Равил Вафеев.

Өченче диссертация хезмәте дә тирән кызыксыну уятты Комиссия әгълаларында. Төмән дәүләт университетының Гуманитар эзләнүләр институты фәнни хезмәткәре Гөлзара Чәүкерованың «Күпмилләтлелек кыры шартларында төрки себерлеләр антропонимиконының кулланыш үзенчәлекләре» (Төмән өлкәсе татарлары һәм казакълары кеше исемнәре материалы нигезендә) дип аталган диссертация эше иде ул. Төмән өлкәсенең көньягында гасырлар буе төпләнеп яшәгән казакъ халкы кевеменең диндәш, телләре якын татарлар белән аралашу, якынлашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртаклыкны фәнни нигезгә салып караган беренче хезмәт булуы белән әһәмиятле дип табылды Гөлзара Чәүкерованың бу хезмәте. Аның фәнни җитәкчесе – Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ирина Карабулатова.

Тамырларында казакъ, татар каннары да аралашып аккан Ирина Советовнаның үзенә дә бик кызыклы булган булса кирәк бу тема буенча диссертант әзерләү, тик ул үзе авыру сәбәпле катнаша алмады әлеге утырышта.

Мегион шәһәреннән килгән, Югра дәүләт педагогия институты аспиранты Лиза Бикбаева да «Система средств выражения побудительной модальности в русском и татарском языках» дигән темага булган хезмәтен уңышлы яклады. Аның хезмәте заманыбыз журналистикасына бәйле булуы белән кызыклы булды.
Комиссия әгъзалары бертавыштан биш диссертантка да, филология фәннәре кандидаты гыйльми исеменә лаеклы, дип тавыш бирделәр.

2003 елда Көнбатыш Себердә татар теле һәм әдәбияты буенча тарихта беренче оешкан, абруйлы галимнәрдән торган Диссертацияләр яклау комиссиясендә бүгенге көнгә кадәр филология фәннәре кандидатлыгына 25 диссертация якланган.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 2507
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Хәлилова Лилия Госмановна
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2015) ресурслар
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җиңү көненә багышланган җырлар
24 044 0 Аудио
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
6 979 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina
Зилина Хуснуллина сурәте
Зилина Хуснуллина

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑