Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2022 елның 19-20 нче февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татнетны үстерү фонды һәм Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә I Россиякүләм «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференциянең пленар өлеше Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының конференцияләр залында, секцияләрнең эшләре Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә ZOOM мөмкинлекләрен кулланып оештырылды.
Конференция эшендә ТР Иҗтимагый Палатасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар Википедиясе, ТР Милли музее, Татарстан китап нәшрияты, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе», "Белем.ру" IT-компаниясе, Белем Академиясе һәм "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары галимнәре, укытучылар, аспирантлар, студентлар һәм укучылар катнашты.
Конференциянең, I, II, III дәрәҗә приерлары белән "Татнетны үстерү фонды"ның рсәми сайтында танышырга мөмкин: http://tat-i.net/tt/node/223.