Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның 15нче ноябреннән киләсе 2009 елның 1нче февраленә кадәр “Укытучы остаханәсе” (“Мастерская учителя”) исемле республикакүләм конкурс уздырыла. Аны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Л.В. Занков исемендәге Федераль фәнни-методик үзәге һәм башкалар оештыра. Бәйгегә Л.В. Занков укыту системасын кулланучы укытучылар, әлеге төр укытуны тормышка ашырган мәктәп директорлары, педагогик уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү, шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм методистлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре чакырыла.
Ярыш нәтиҗәләре буенча бер абсолют җиңүче билгеләнә. Игътибарга лаек эшләр берничә булган очракта жюри аларны өстәмә билгеләп узарга мөмкин. Җиңүчеләрне 2009 елның апрелендә котлаячаклар. Аларның эшләре «Мастерская учителя» җыентыгында, «Практика образования» журналында һәм www.zankov.ru, www.inot-kazan.ru сайтларныда урын алачак. Укытучылары актив катнашкан мәгариф оешмалары аерым билгеләп үтеләчәк.
Бәйгедә җентекле фикерләр белән дәрес протоколы, бер темага кагылган дәресләр системасы конспекты, дәреслектә тәкъдим ителгән биремнәрне тулыландыра торган күнегүләр системасын тасвирлау, теге яки бу тематикадан контроль һәм тикшерү эшләре һ.б. катнаша ала. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 62.5 KB |