Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2007 елның 1нче декабрендә “Дәүләт белем стандарты төшенчәсен һәм эчтәлеген үзгәртү өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон гамәлгә керде. Аның нинди нәтиҗәләргә китерүен бүген кем генә белми, милли-төбәк компонентын бетерү проблемасы кемне генә борчымый икән. Бүген Татарстан Республикасы парламентында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәгариф идарәләре вәкилләре, галимнәр катнашында зур җыен узды.
Беренче сүзне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әйтте. “Милли-төбәк компонентын бетерүчеләр милли телләрне һәм мәдәниятларны саклауны гарантияләгән Россия Конституциясенә каршы чыга. Татарстан Конституциясендә татар һәм рус телләре — тигез хокуклы телләр дип язылган. Без аларны хәзер ничек бер тигез рәвештә укытырга тиеш? Безгә ана телен класстан тыш вакытта өйрәнергә тәкъдим итәләр. Бу бит милли телләрне мыскыллау, беренче һәм икенче сортлы телләрне булдыру», - диде Татарстан Президенты. Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телне, мәдәниятны өйрәнү Россия халыкларының милли-мәдәни бердәйлеген саклау факторы булып тора. Күпмилләтле дәүләтебезнең иминлеге һәм тотрыклылыгы мәсьәләләренә кагыла. “Бу юктан чыгарылган проблеманы хәл итмичә без Татарстанда яңа стандартлар буенча эшләүгә күчмиячәкбез”, - дип белдерде ул.
Агымдагы елның язында Татарстан парламенты Дәүләт Думасына Россиянең «Мәгариф турындагы» законына Россия төбәкләренә дәүләт стандартларында төбәк яки милли-төбәк өлешен булдыру хокукын биргән төзәтмәләр тәкъдим иткән закон проекты җибәргән булган. Әлеге инициативаны Россия Федерациясенең тагын 21 субъекты хуплаган. Ләкин ул әле һаман да каралмаган икән.
Аның каравы, җыелышта Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгыш ясаган Мәгариф тармагында милли проблемалар үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко: «Россиянең кайбер төбәкләрендә милли-төбәк компонентын сәяси максатларга ирешү өчен файдаландылар, кайбер өлкәләрдә милли-этник мәгариф системасы төзелә, мәктәп яшьләрне милли яктан мобилизацияләү институтына әверелә бара», - дип белдерде. Югары даирәдән яңгыраган мондый фикерләр эзсез калмый, билгеле. Ул фикерләр милли-төбәк компонентын кайтару мәсьәләсендә шактый зур шик тудыра.
Үзебездә татар мәктәплре бетерелү белән беррәттән, чит төбәкләрдә дә алар саны бермә-бер кимегән. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ассызыклаган саннар шуңа дәлил. “Россия төбәкләрендә 2004-2005 уку елында – туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны 713 булса, 2006-2007 уку елында 490га калган. Туган телдә дәресләр бирү күрсәткече дә, кызганычка каршы, яхшы якка үзгәрми. Бигрәк тә Түбән Новгород, Пермь өлкәләрендә татар телендә белем бирү нык кимегән”, - диде ул.
Киңәшмә катнашучылары Россия Федерациясе субъектларына региональ база саналган укыту программаларын булдыру (шул исәптән, теге яки бу регионның мәдәниятын чагылдырган предметларны да), чыгарылыш аттестациясен, БДИны туган телдә бирү хокукы өчен чыгыш ясадылар. Шулай ук федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә Россия Федерациясендә туган телләр һәм әдәбият фәннәреннән үткәрелгән барлык олимпиадаларга гомумфедераль статус бирергә, аларда җиңү яулаган укучыларга урта һәм югары һөнәри уку йортларына кергәндә әлеге предметлардан ташламалар эшләргә кебек тәкъдимнәр кертелгән. Резолюция буенча, алга таба база саналган укыту программаларын, программа һәм укыту-методик комплектларны булдыручы эксперт советка Россия Федерациясе субъектларыннан да вәкилләр керергә тиеш. Алар советның 40 процентыннан да ким булмаган өлешен тәшкил итәргә тиеш. Федераль дәреслекләр исемлегенә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләре һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның туган телләре һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, туган телләрдә язылган дәреслекләр дә кертелергә тиеш. Резолюциядә тәкъдимнәр күп. Ул бер тавыштан кабул ителә. Арада бер генә тискәре тавыш бирәләр. Шулай да Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко гомумән алганда әлеге документка каршы килмәсә дә, кайбер пунктлар белән килешми.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты, Интертат, Татар-информ ярдәмендә язылды.