Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү Институты һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе шушы исем астында Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Билгеле, бүгенге заман укучыларын китап белән кызыксындыру, китапханәләргә чакыру бик авыр. Үсмерләрдә башка таләпләр, алар яңача фикерле, мәгълүмат ташкынын да башка чаралар ярдәмендә кабул итә. Шуны исәпкә алып, китапханәчеләр эшчәнлекләрен аеруча активлатырга, укучыларны җәлеп итәр өчен яңа юллар табарга тиеш. Шул исәптән, бүгенге заман баласыннан артта калу да килешмәс.
Гаилә елын үткәрү кысаларында балаларның уку-укымау проблемаларын чишү өчен мәктәп китапханәчеләре ата-аналар белән берлектә бик зур эш башкарган. Конференция оештыручылары бу китапханәчеләрнең иң кызыклы саналган тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк.
Конференциядә эш түбәндәге тематик юнәлешләр буенча алып барылачак:
1. Баланың укучы һәм мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү нигезе буларак мәктәп һәм башка ведомство китапханәләренең корпоратив хезмәттәшлеге;
2. Мәдәният оешмалары хезмәттәшлеге аша (музыей, театр...) мәктәп китапханәләренең уку һәм мәгълүмати мохитен киңәйтү;
3. Китап, уку һәм китапханәләрне социаль рекламлауда мәктәп китапханәләренең мөмкинлекләре;
4. Мәктәп китапханәләренең ата-аналар һәм укытучылар белән алып барган агарту эше (Гаилә елы);
5. Мәктәп китапханәчеләренең методик берләшмәсе: эшчәнлекне оештыруда алдынгы юллар;
6. Фондларны тулыландыру нәтиҗәлелеге нигезе буларак мәктәп китапхәнәләре һәм китап сату оешмаларының үзара эшчәнлеге. Башка темалар белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://iro-rt.ru/node/147.
Конференциягә тәкъдим ителгән материалларны җыентык итеп бастыру каралган.
Чара 24-25нче ноябрьдә 6нчы Кадет мәктәп-интернатында узачак.