Язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакый сайты

Гаяз Исхакый сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килә. Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, ә әнисе Камәрия ул якларда шулай ук аң-белеме һәм азатлык идеялары белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була.