Татар мәгарифе порталы
11 Февраль, 2008 - 17:05
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының иҗтимагый советы укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү экспериментының беренче елына нәтиҗә ясады.
Модернизациянең асылы шул – укытучының хезмәт хакы үткәргән дәрес санына карап кына түгел, ә бөтен тармак эшчәнлегенәдә карап түләнәчәк. Моннан тыш, педагоглар өстәмә стимул алырга тиешләр. Аны мәктәп советы критерияләр санына: укучының укыган фәненең билгеләренә, сыйныф җитәкчелегенә, ата-аналар белән конфликтлар санына һ.б. карап аерачак.
Экспериментның өметле нәтиҗәләрен ( 2 еллык нәтиҗә буенча) 3 регион-консультант: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмән өлкәсе китергән.
2007 нче елның октябреннән укытучыларның хезмәт хаклары өстәмә түләүләр хисабына 47 процентка үскән.
Мәгариф һәм фән министрлыгының Департамент директоры Игорь Реморенко сүзләренә караганда, Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы Россия регионнарында хезмәт хакын төрлечә түләү системасын кулланырга рөхсәт итә.
Министрлык 2010 елга Россиянең бөтен регионнарына хезмәт хакын яңа система белән түләүне кертергә өметләнә. Моның өчен мәктәпнең барлык эшчеләренең һәрберсенә үзенең төп оклады беркетелгән дүрт квалификацияле группага бүләргә, шулай ук квалификацияле характеристикаларны яңартырга кирәк булачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Андрей Фурсенко ассызыклавынча, укытучыларның хезмәт хаклары илнең төрле почмагында төрлечә булачак, әмма иң мөһиме, ул регион буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмаячак.