« Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган сәхнә әсәрләрендә аллегория алымы »

« Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган  сәхнә әсәрләрендә аллегория алымы »

Татар драматургиясендә үзәк идеяне тулырак ачу өчен аллегорик образларга мөрәҗәгать итү тарихтан үк килә. Аның беренче оригиналь кулланылышын  Гафур Коләхметов биргән иде. “Ике фикер” драмасындагы аллегорик Кызыл һәм Кара фикерләр көрәшен сурәтләү ярдәмендә ул татар әдәбиятында пролетар фикерләр үткәрде, идея эчтәлеге ягыннан да, художество формасы җәһәтеннән дә зур яңалык кертте.

         Туфан Миңнуллин исә “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә  бу алымның киңрәк мөмкинлекләрен тапкан. Аны без Әҗәл образын сурәтләүдә күрәбез. Әҗәл вакыт-вакыт үзенең беренчел нигезеннән аерылып-аерылып китә, мөстәкыйль эш йөртә, мөстәкыйль “яши” башлый. Ләкин автор һәрвакыт аның нәкъ менә реаль җирлеккә һәм кешегә бәйле булуын нечкә генә билгеләр, детальләр ярдәмендә сиздереп тора. Шуңа күрә без Әҗәлнең миссиясе бик тә реаль булган кебек үк, аның үзенең дә аллегорик образ булуын яхшы төшенеп кабул итәбез.

         Аллегорик образларны без Т.Миңнуллинның  авыл эте турында балалар сәхнәсе өчен язылган драмалар циклында очратабыз.

Әлеге әсәрләр тәнкыйтьчеләр тарафыннан өйрәнелмәгән. Мин шул пьесаларда аллегорик образлар ачыклауны тикшерү эшемнең төп максаты итеп билгелим.