Интерактив алымнарның берсе – “Карусель» алымын кулланып уздырылган дәрес эшкәртмәсе

Тема: Илсөяр Ихсанованың “Алмагач” повестенда туган як табигате

Һәр сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрендә табигать, табигатьне саклауга багышланган бүлекләр бар. Дәреслекне милли төбәк материаллары белән тулыландыру һәм баету максат итеп куелды. Дәрес татар телен белү дәрәҗәсенә карап, 7-9 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә.

Максат:

-әсәрнең образлар системасын, төп идеясен ачыклый белү;

-аралашу осталыгына, хезмәттәшлеккә өйрәтү;

-Илсөяр Ихсанованың “Алмагач” повесте аша укучыларда туган ягыбыз белән горурлану, аның табигатенә соклану һәм сак караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1) Предмет нәтиҗәләре:

-сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм эзләнүле уку күнекмәләре булдыру;

-әсәрдә сурәтләү чараларын таба белү;

-әсәрне анализларга өйрәнү.

2) Метапредмет нәтиҗәләр:

а) Танып-белү нәтиҗәләре:

- табигать һәм кеше арасындагы тыгыз бәйләнешне аңлау;

- әсәрдә вакыт узу белән табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр ничек үзгәрүен ачыклау;

- әдәби әсәрләрнең экологик белем һәм тәрбия бирүдә әһәмиятен билгеләү.

б) Регулятив нәтиҗәләр:

- укучыларның дәреснең темасын билгели һәм максат-бурычларны ачыклый белүләре;

- уку эшчәнлегенә үзбәя һәм үзара бәя бирү;

в) Коммуникатив нәтиҗәләр:

-төркемнәрдә хезмәттәшлек итү һәм аралашу осталыгы күнекмәләре формалаштыру.

3) Шәхси нәтиҗәләр:

-Туган җиргә мәхәббәт, горурлану хисләре уяту;

-табигатьне саклау, Җир-ана каршында җаваплылык хисләре тәрбияләү;

-укучыларда экологик белем һәм культура формалаштыру.

Дәрестә кулланылган интерактив метод: «Карусель» методы. (Искәрмәдә бу методка аңлатма бирелгән).

Дәрескә җиһазлар:

  1. Видеоролик “Гүзәл җирем – Лаеш төбәге” (Видеороликта Идел-Кама дәүләт биосфера тыюлыгының Саралан участогын тәшкил итүче калын урманнар, болыннар, кош-җәнлекләр һ.б.күренешләр. Бу күренешләр Илсөяр Ихсанованың туган җир, табигать турындагы шигырьләрен, “Алмагач” повестеннан табигатьне сурәтләгән өзекләрне сәнгатьле уку белән тыгыз үрелеп төшерелде. (“Әбиләр чуагы”, “Мин – җәйләрдә...”, “Саралан” һ.б. шигырьләр, “Сөембикә” журналының 2016 елның декабрь ае саны материаллары кулланылды);П
  2. Презентация «Илсөяр Ихсанова – якташ шагыйрәбез”.

Дәрескә эпиграф:

Табигатебезне, урман-болыннарны, кош-киекләрне, эчәр суыбызны саф һәм чиста килеш саклау – мөһим бурычыбыз. (Гомәр Бәширов “Җидегән чишмә” романыннан).

Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү. Хәерле көн, укучылар! Ягымлы елмаюлар аша бер-беребезгә сәламәтлек, уңышлы көн телик!
  2.  “Гүзәл җирем” җыры (”Наил Касыймов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе) яңгырый.
  3. Экранда - “Гүзәл җирем – Лаеш төбәге” (видеороликтан күренешләр).

Укучылар дәреснең темасын, максат-бурычларны билгелиләр.

Укытучы:

Фән һәм техниканың бөек казанышлары чорында Кеше һәм Табигать арасындагы кискен каршылыкларны иң дөрес, иң акыллы юллар белән җайга салырга кирәклеге кешелек җәмгыяте каршында бөтен үткенлеге белән килеп басты. Табигать – язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның композиторларның иҗатында илһам чыганагы. Шуңа күрәдер, табигатьне саклау сафына, иң беренчеләрдән булып, язучылар, шагыйрьләр басты. Әйләнә-тирә мохитны саклау проблемасы – язучыларны дулкынландырган, борчыган проблема. Аларның бурычы – нәфис сүз аша Кешедә үлеп бара торган иң изге хисләрне - Җир-анага булган хөрмәт хисләрен уяту. Кешелекнең экологик һәлакәт алдында торуларын искәртеп, чаң сугу. Әдәби әсәрләр аша халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү, экологик культура булдыру.

Бүген якташ шагыйрәбез Илсөяр Ихсанованың “Алмагач” повесте аша туган ягыбыз табигате турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Шагыйрә, шигырьләр белән беррәттән, чәчмә әсәрләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

Дәрестә куелган максатларга ирешү өчен укытучы “Карусель” методы (Кара: Искәрмә) тәкъдим итә. Сыйныф укучылары 4 төркемгә бүленә. Һәр төркемгә проблемалы сораулар бирелә. Билгеләнгән вакыт узгач, җаваплар тыңланыла. Төркемнәр арасында тупланган мәгълүматлар, фикерләр, нәтиҗәләр белән уртаклашу оештырыла.

Төркем №1. “Алмагач” повестенда образлар системасы, аерым персонажларның әсәрдә тоткан урынын билгеләү. Повестьта Алмагач образы ни өчен кертелгән дип саныйсыз? Татар халкында ни өчен алмагач агачын кисергә ярамаган?

Көтелгән җаваплар:

Төп геройлар: язучы Диләрә, фәнни-тикшеренү институты белгечләре Фәнүзә Фәйзиевна, Ихтияр, Аланкүл авылы кешеләре фермер Мансур Булатов, Зиннур, Гадилә, Хәмит, Рәсилә, Гөлшат һ.б.

Алмагач – татар халкында изге агач. Йорт янында үскән алмагачны кисү ярамаган эш саналган. Повесть киселгән алмагачлар, төштәге күз яшьләре белән башланып китә. Вакыйгалар барышында зәмзәһир салкыннарга бирешмәгән кыргый алмагач белән очрашабыз. Кыргый алмагач күп язмышлар белән таныш. Тормышның иң авыр чакларында Диләрә дә, яшүсмер кыз Гөлшат та кыргый алмагачка сыеналар. Әсәрнең азагында исә, киселгән алмагачларга алмашка яшь алмагач үсентеләре утырту тасвирлана. Димәк, тормыш дәвам итә. “Ян тәрәзә каршындагы карт алмагачның иң өске ботагында алма күргәч, Ихтияр башта ышанмый торды. Чынлап та, бер яфрак заты калмаган шәрә алмагачның иң өске ботагында саргылт-алсу сыңар алма эленеп тора иде.” Язучы алмагачны кеше язмышы, нәсел дәвамы, буыннар бәйләнеше белән бәйли.

Төркем №2. Сезнеңчә, Илсөяр Ихсанова Лаеш төбәгенең кайсы авылын сурәтли? Әсәрдән туган төбәгебезнең кайсы урыннары сезгә таныш? Повестьтан өзекләр белән дәлилләгез.

Көтелгән җаваплар:

Повестьта Идел-Кама дәүләт биосфера тыюлыгының Саралан участогы, Татар Сараланы авылы сурәтләнә. Сокуры тәҗрибә җирләре (вируссыз бәрәңге үстерү) турында да әйтелеп китә. Татар Сараланы - шагыйрә Илсөяр Ихсанованың туган авылы. Әсәрдә Аланкүл авылы дип бирелә. “Әкияттәгедәй серле урман кочагында утырган бу авыл урман тыюлыгында урнашкан”. Язучы-персонаж Диләрә исә, Илсөяр Ихсанованың үзе белән “кушылып” китә сыман. Повесть Диләрәнең балачак хәтирәләре белән үрелеп бара. Ул “күңеленнән балачак-яшьлек елларына сәяхәт итеп ала” Туган авылы табигатен, кешеләрен, дәһшәтле сугыш “эзләрен”, балачак авылының гореф-гадәтләрен зур төгәллек белән сурәтли. (Әсәрдән өзекләр укыла). Повестьта Хәсби тавы, Кара Таш болыны, Үрмәкәй һ.б. күп атамалар да Идел-Чулман тыюлыгы Саралан участогына туры килә.

Төркем №3. Повестьта экологик проблемалар ничек яктыртыла?

Көтелгән җаваплар:

Әсәрдә автор балачак авылының матур гадәтләрен бүгенге көн белән чагыштыра. Көчле кеше заманында авылларның йөзе үзгәрүен күрсәтә, кыйммәтле хәзинә булып буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыкның кысрыклана баруына борчыла. Табигатьне саклауны кешедә гасырлар буе тупланган, аңа хезмәт аша сеңгән гомумкешелек әхлак сыйфатларын, табигатькә кешенең элеккеге мөнәсәбәтен эзләү белән тыгыз бәйли. Әсәрнең төп герое - Ихтияр тарафыннан мондый риторик сорау яңгырый:

“Әйе, технологик казанышлар бер яктан тормышны җиңеләйтә, алга алып бара, икенче яктан экологик һәлакәткә этәрә. Алтын уртаклыкны табу мөмкинме монда?“

Төркем № 4. Әсәрнең идеясе, әһәмияте нәрсәдә?

Көтелгән җаваплар:

Әсәрдә автор табигатьне кеше язмышы белән тыгыз бәйли. Повестьта иҗат ителгән геройларның да үз язмышлары, үз сукмаклары... “Урман аланыннан төрле якларга сузылып киткән сукмаклар әллә нинди серле илләргә алып китүче юллар төсле. Һәркемнең үз юлы. Кайсы кара урманга алып керә, кайсы якты аланнарга алып чыга ул юлларның... Сайлаган сукмагың чытырманлыкка алып чыккан икән, кемгә үпкәләргә? Беркемгә дә! Чытырманлыклар артында да аланнар бар бит. Юл таба белергә генә кирәк...”.

Автор туган төбәгебез табигатен сүз ярдәмендә, поэтик бизәкләр белән оста сурәтли белә. Туган ягыбыз табигатенә сокланырга, яратырга өйрәтә. “Гүзәллек дөньяны коткара», диләр. Туган төбәгебезнең гүзәл табигате әйләнә-тирәбездәге әхлаксызлык, битарафлык, миһербансызлык кебек гадәтләрдән дә арынырга ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Матур гореф-гадәтләре, бай тарихы, бәйрәм-йолалары, дине-теле белән бергә табигатебезне саклау – һәр кешенең бурычы.

Төркемнәр арасында фикер алышу, нәтиҗәләр ясау.

Төп нәтиҗә (көтелгән).

Димәк, табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, буыннар бәйләнешен, рухи һәм тарихи байлыкларны  саклау белән дә тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган телебез, әдәби, тарихи, рухи мирас барысы да безнең газиз җиребездә барлыкка килгән, аның бөтен мохиты, табигате белән аерылгысыз.

Өй эше.

Проект эше һәм темалар тәкъдим ителә:

 “Туган якның Кызыл китабы”

“Табигать һәйкәлләре”

“Зәңгәр күзле туган җирем”

Искәрмәләр.

1.“Карусель» методы - интерактив методлардан санала. Бу методның берничә төре бар:

а) Сыйныф укучылары берничә төркемнәргә бүленә. Төркемнең һәр укучысы “карусель» (секторларга бүленгән түгәрәк) ала. Куелган проблемалы сорауга үзенең җавабын яза. “Сәгать теле уңаена” бер-берсенә җавап язу өчен “карусель әйләнә”. Фикерләрне кабатламаска кирәк. Һәр укучыга үзенең “каруселе” әйләнеп кайта, төркемнәрдә иң уңышлы табылган нәтиҗә-җавап сайлап алына. Һәр төркем башка төркемнәрне җаваплары белән таныштыра, фикерләр белән уртаклашу оештырыла.

б) Укучылар ике түгәрәк ясыйлар: эчке һәм тышкы. Эчке түгәрәктәгеләр йөз белән тышкы түгәрәктәгеләргә борылып басалар. 30 секунд саен “карусель әйләнә”, парлар үзгәрә. Бу методның интерактивлыгы шунда: һәр укучы да эшчәнлеккә тартыла. Укучылар бер-берсен тыңларга, үз фикерләрен әйтергә, мәгълүмат алмашырга өлгерәләр.

Файдаланылган әдәбият:

  1. И. Ихсанова Балан чәчәге.Казан китап нәшрияты. 2016
  2. И. Ихсанова Кырык кыл: шигырьләр. Казан: ТКН. 2008.
  3. З. Бәширов Табигать һәйкәлләре. Казан китап нәшрияты. 1996.

Интернет ресурслар:

  1. Интерактивные методы обучения: http://psihdocs.ru/interaktivnie-metodi-obucheniya
  2. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары.

http://mon.tatarstan.ru/tat/FGOS.htm