"Бизнеста беренче адымнар" ничек үтте

"Бизнеста беренче адымнар" ничек үтте

"Бизнеста беренче адымнар" ничек үтте? Кемнәр катнашты? Нинди уңышларга ирештеләр?

Бу язмамда әлеге сорауларга җавап бирергә уйлыйм.

Проект беренче адымнар атларга теләгән кешеләр өчен оештырылган булса да, әлеге адымнарның никадәр мөһим булуын иң беренче чиратта тәҗрибәле бизнесменнар аңлап алдылар. "Беренче адымнар"ны атларга командага 6 кеше керде, аларның бишесе - хатын-кыз, берсе - егет кеше булды (минем белән - 7 кеше). Беренче адым атларга курыккан кешеләр шулай куркып калдылар.

21 көн дәвамында без иртән иртүк тордык, бер-беребезне сәламләдек, бер-беребезгә уңышлар теләдек, көндәлек эшләрне планлаштырырга һәм эшләгән эшләргә нәтиҗәләр ясарга тырыштык. Мотивацион программа алып барылды, әлеге программа кысаларында бер-беребезгә файдалы видео һәм китаплар тәкъдим иттек, аларны карап һәм укып чыгарга да вакыт таптык.

Нәтиҗәдә, проектта катнашкан бердәнбер егетем Казаннан Мәскәүгә зур бизнес-команда составына кереп гаиләсе белән күчеп китте. Ә өч хатын-кыз бүгенге көннәрдә зур хезмәтләре өчен Санкт-Петербургта сәхнәдә "призвание" алачаклар - бүләкләнәчәкләр.

Әлбәттә, бу шәхсән минем яисә "Бизнеста беренче адымнар" проектының нәтиҗәсе дип әйтеп булмый. Проект бары тик этәргечләрнең берсе генә. Күп әйбер кешенең үзеннән тора. Беренче адым атларга курка икән, ул аны беркайчан да атламаска мөмкин...

Проект барышында шәхсән үзем алга куйган максатларның барысына да ирештем, дип әйтә алам. Проектны якын көннәрдә тагын да камилләштерергә һәм тагын да сыйфатлырак итеп дусларыма тәкъдим итәргә дигән уйлар бар.

Әлегә балалар өчен IT-маркетинг китабын әзерләү мөһимлеген аңладым, бу форсаттан Иннополис лицеенда балалар өчен "Основы IT-маркетинга" курсын алып бара башладым. Нәтиҗәдә бары тик практик тәкъдимнәрдән торган файдалы китап дөнья күрер, дип ышанып калам.

Дуслар! Беренче адымнар атларга курыкмагыз! Барысы да үз кулыгызда!