Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Налог кодексы нигезендә студент кайтара алган сумма социаль налог тотып калынган акча исемен йөртә (бу турыда тулырак мәгълүмат алдагы кодексның 219нче маддәсендә).
Уку өчен түләнгән сумманың бер өлешен кайтаруга түбәндәгеләр дәгъва кыла ала:
- уку өчен түләүне үз хезмәт хаклары хисабына башкаручылар;
- 24 яшькәчә балаларның укуларын түләүче ата-аналар;
- балигъ булмаганнарның түләүле укуларын тәэмин иткән тәрбиягә алган затлар, опекуннар.
Хәтта опекунлык тәмамланган очракта да, тотылган сумманың бер өлешен кайтару хокукы тәрбиядә булган балага 24 яшь тулганчы саклана.
Акчаларны кайтару процедурасын тору урыны буенча Налог инспекциясендә эшләргә кирәк. Моның өчен уку елы тәмамлануга гариза языла, таләп ителгән документлар тәкъдим ителә. Ләкин бу эшне укып бетергәч, тагын өч ел дәвамында башкарып була.
Ләкин әгәр дә сезнең керем чыганагы - дивиденд, төрле акчалата җиңүләр икән, налог хезмәте акчаны кире кайтармаячак. Шулай ук юридик зат түләгән акчалар да кайтарылмый. Мәсәлән, теге яки бу фирма студентны укытып чыгаруны үз өстенә алган очракта.
Шунысы да игътибарга лаек: югары уку йортының дәүләти яисә коммерция нигезендә эшләве мөһим түгел. Бары уку йортларының лицензияләре генә булсын. Шулай ук гимназия, көллият, квалификацияне үстерү курсларында укучылар да ташламаларга ия. Әлеге исемлеккә музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләре дә керә.
Документларны ничек әзерләргә?
Килешү. Мәгариф оешмасы белән килешүне студент үзе дә, әти-әнисе (пекун) да төзергә мөмкин. Ләкин шуны онытмаска кирәк: беренче очракта студент өчен түләүне әти-әнисе (опекун) башкарды дигән пункт булырга тиеш. Югыйсә, алар акчаны кире кайтара алмаячак. Сумманы кем алачак, килешүне дә шул зат исеменә төзү мөһим.
Уку формасын да исәпкә алу зарур. Әгәр студент эшли икән, аның нинди формада укуы мөһим түгел. Көндезгеме ул, кичке яисә читтән торыпмы, кайсы очракта да ул ташламага ия була. Ә менә укуны әти-әни яисә опекун түләгәндә студентның көндезге формада укуы шарт. Димәк, килешүдә уку формасы, уку өчен түләнгән сумма зурлыгы һәм түләү формасы да ассызыкланырга тиеш.
Уку өчен түләнү факты да дәлилләүне таләп итә. Моның өчен касса квитанцияләре, яисә банк күчерүен дәллиләүче документ беркетелә. Бу очракта да документларда акча алуга дәгъва кылучының исеме булырга тиеш.
Налог комиссиясенә нинди документлар белән килергә:
- физик зат кеременә налог декларациясе;
- социаль налог ташлама алуга гариза;
- эш урыныннан, бухгалтердан 2-НДФЛ формадагы справка;
- мәгариф оешмасы һәм студент, яисә белем бирү оешмасы белән әти-әни (опекут) арасында төзелгән килешү нөсхәсе;
- мәгариф оешмасы лицензиясенең нөсхәсе;
- укуны түләүне дәлилләүче документлар нөсхәсе;
- әти-әниләр өчен - баланың туу таныклыгы нөсхәсе;
- опекун өчен - тәрбиягә алу турында дәллиләүче документ нөсхәсе.
Фикерләр
Кунак
24 Октябрь, 2008 - 23:25
Permalink
Түләү
Түләү кәгазендә әнисенең исеме, килешү кәгазендә әтисенең исеме. Бу очракта безгә түләнми, диделәр. Бу дөресме? Бу очракта кайтарып алу мөмкинлеге бармы?
Сылу
27 Октябрь, 2008 - 12:17
Permalink
Җавапны belem.ru ның юристы Ләйсән Әхмәдуллина бирә:
“Әгәр дә баланы укыту өчен уку йорты белән килешү әти–әнинең берсе исеменә төзелгән, ә килешү буенча билгеләнгән сумманы икенчесе керткән (күчергән) икән, бу очракта социаль налог тотып калынган акча сумманы түләгән затка бирелергә мөмкин.
Мондый очраклар буенча суд эшләре практикасы да бар (Определение ВС РФ от 16.06.2006 г. № 48 - В05 – 29.) Россия Федерациясенең Югары Суды күрсәтүенчә биредә ир белән хатынның язылышуы, бергә торуы, уртак хуҗалык алып баруы, керемнәре булуы, икесенең дә налоглар түләве ассызыкланган. Баланың укуы өчен акча уртак гаилә бюджетыннан түләнгән. Россия Федерациясе Налог Кодексының 219нче маддәсе, 2нче пункты нигезендә, әгәр дә баланың укуын түләүдә әтисе дә, әнисе дә катнаша икән, тотып алынган сумма аларның һәрберсенә бирелә. 219нчы маддәдә акчаны бары тик гаризада күрсәтеләгән зат кына алырга мөмкин, дигән шартлар күрсәтелмәгән.”