Татар аш-су осталары #тәмлемарафон проекты кысаларында Казанда очрашып саваплы эш башкардылар

Татар аш-су осталары #тәмлемарафон проекты кысаларында Казанда очрашып саваплы эш башкардылар

Татар ризыклары, татар кулинариясе һәм, гомумән, аш-су белән кызыксынган интернет-кулланучылар ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә үткәрелгән #тәмлемарафон турында ишетми калмаганнардыр, дип уйлыйбыз. Ә аеруча актив аш-су пешерүчеләр исә әлеге проектта үзләре үк катнашырга булдылар.

Марафонда катнашу таләбе бик гади булды. 21 көн дәвамында пешергән ризыкларның фотолары белән социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрегездә көн саен уртаклашырга – шул рәвешле интернет челтәрендә татар ризыкларын популярлаштырырга кирәк иде.

Әлбәттә, атнага 1-2 генә пешергән, иртә-кичләрен кафе-ашханәләрдә ашап йөргән яисә өйгә генә пицца-роллар сораткан тәм-том яратучылар бу бәйгедә берничек тә катнаша алмадылар. Шуңа күрә дә, 9 нчы декабрь көнне бәйгенең финалына Роналд Макдоналд йортына аш-су әзерләүнең серләрен белгән белгечләрнең иң-иң яхшылары - #тәмлемарафон проектында катнашып, бәйгенең таләбен үтәгән 10 финалист чакырулы иде. Аларның исемнәре белән сез инде таныш.

Бу урында Роналд Макдоналд йорты турында сөйләп китәргә кирәктер. Әлеге йорт хастаханә территориясендә урнашкан, ул – ДРКБда озак вакытка дәваланырга салынган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай кунак йорты. Балалар әти-әниләреннән аерылмыйлар, алар һәрвакыт балалары янәшәсендә була алалар һәм әти-әнисе җылысын тоеп балалар тизрәк терелә һәм савыга алалар – балалар да, аларның әти-әниләре дә зур стресс кичермиләр.

Чарага бу көнне финалистлар 14:00 җыела башладылар. Аларны бәйгенең финалын оештыручылар – Роналд Макдоналд йорты белән Татнетны үстерү хезмәткәрләре һәм волонтерлар каршы алды. Кунакларны инде беренче минутлардан ук сюрприз көтте – Mary Kay лидеры Гөлнара Ислямова финалистларга һәм килгән кунакларга профессиональ макияжлар ясады. Кухняга юл тоткан финалистлар инде телевидение килүгә һәм фотосессиягә алдан ук әзер булып килеп керделәр. )

Роналд Макдоналд йорты кухнясы финал чарасын үткәрү һәм аш-су әзерләү өчен шактый уңайлы урын булды. Гадәттә, әлеге кухняда әти-әниләр үзләре һәм балалары өчен ашарга әзерлиләр, төрле тәм-томнар пешерәләр. Бу көнне исә 2 сәгать вакыт #тәмлемарафон финалистлары өчен махсус бүлеп бирелде.

Ерактанрак (Азнакай, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән) килгән финалистлар кайбер тәм-томнарны инде өйләрендә үк әзерләп килгән булсалар да, кухняга килеп кергәч түзмәделәр, янәдән нидер әзерли һәм яңа гына күрешү насыйп булган дусларына ашарга пешерергә ярдәм итешә башладылар.

Бераздан, тәмле аш-су исенә кунак йортында яшәгән әти-әниләр җыела башладылар, кайбер финалистлар алар өчен мастер-класс үткәрде.

Ә бу вакытта балалар белән шөгыльләнү өчен профессиональ рәссам Айгөл Мәҗитова килде. Ул балаларны аппликацияләр ясарга һәм татар орнаментларына өйрәтте.

2-2,5 сәгатьтән инде Роналд Макдоналд йортының аш-су бүлмәсе өстәлләре сый-нигъмәт белән тулган иде инде!!! Ризыклар пешеп чыгуга финалистлар, балалар, әти-әниләр, оештыручылар һәм кунаклар барысы бергә аш-су бүлмәсенә җыелдылар. Чарага “Хыял” бәйрәм студиясе җитәкчесе, җырчы һәм алып баручы Гөлүсә Ахунова, “Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар бүлеге операторлары, “Сөембикә” журналы корреспонденты Лилия Гәрәева һ.б. кунаклар килгән иде.

Чараны “Яңа гасыр” телеканалының талантлы алып баручысы һәм режиссеры Айзилә Батырханова марафонныңның төп оештыручысы Раил Гатауллин белән берлектә алып барды. Бу проектның идея авторы Розалия Кильметова булуы, 21 көнлек марафон барышында Мәрьям Миннегулованың үз сәхифәсендә 60 язма урнаштыруы һ.б. бик күп кызык мәгълүмат билгеле булды.

Һәр аш-су остасы алып баручылар янына чыгып финалда нинди ризык әзерләгәнен күрсәтеп сөйләде, һәрберсе бер-бер артлы үзләре әзерләгән ризыкларны Роналд Макдоналд йортындагы балалар өчен оештырылган фуршет өстәленә илтеп куя бардылар.

Кайберләре хәтта үзләре язган шигырьләрне оста итеп укыдылар. Балаларга саулык-сәламәтлек теләделәр. Люция Аблеева кунак йортындагы балалар өчен әле үзенең уенчык бүләген дә ташырды, бүләкне Казандагы Роналд Макдоналд йорты директоры Юлия Алексеевна Маркова кабул итеп алды.

Һәрбер финалист һәм марафонда актив катнашучы Роналд Макдоналд йорты һәм Татнетны үстерү фондының уртак рәхмәт хаты һәм яңа нәшер ителгән “Өй ашлары” китабы белән бүләкләнделәр. Гөлүсә Ахунова башкаруында әниләргә багышланган шигырь һәм җырлар да аларга бүләк булып барып ирештеләр.

Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин Роналд Макдоналд йортындагы балалар өчен Татмедианың “Ялкын”, “Сабантуй” һәм “Тылсымлы куллар” журналларын тапшырды, әлеге журналларның редакторларының сәламнәрен ирештерде.

Ә инде бәйрәм – зур фуршет белән тәмамланды. Роналд Макдоналд йортындагы балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм килгән кунаклар да татар ризыкларына кинәнделәр, телләрен йотып өчпочмаклар, пироглар, тортлар һ.б. сый-нигъмәтләр ашадылар.

Бәйрәм чарасының никадәр күңелле һәм җылы атмосферада үткәнен фотоларга карап күрә аласыз.