Иң яхшы татар аш-су осталары Казанда көч сынашачак!

Иң яхшы татар аш-су осталары Казанда көч сынашачак!

Дуслар! Әле моннан 1,5 ай элек кенә ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә #тәмлемарафон проектын башлап җибәргән идек. 21 көн дәвамында, Татарстанда яшәүче генә түгел, күп милләтле Россия Федерациясендә яшәгән башка аш-су осталары да #тәмлемарафон хэштегы белән үзләре пешергән татлы ризык фотоларын һәм ризык рецептларын үзләренең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырдылар (әлеге хэштег ВКонтакте соц.челтәрендә бүгенге көндә 432, ә Инстаграмда 226 тапкыр очрый). Россиялеләр генә түгел, япон егете Yuto Hishiyama да өчпочмак пешереп үзенең аккаунтында өчпочмак пешерү серләре белән уртаклашты.

Аш-су осталарыннан үрнәк алып бу көннәрдә шактый күп кеше татар ризыкларын әзерләргә өйрәнде. Чәкчәк, өчпочмак, бәлеш, кош теле һ.б. татар ризыклары фотолары саны интернет челтәрендә бермә-бер артты. Кайберәүләр ризыкларны үзләре генә түгел, балалары белән бергә пешерделәр, балаларының уңганлыгы белән горурланып сөйләделәр. Аларга ияреп без дә сокландык. Хәтта мин дә берничә яңа ризык пешерергә өйрәндем һәм кухняда тәҗрибәләр ясадым.

Нәтиҗәләр нинди соң?! Әлегә ахыр нәтиҗәләр ясалмаган. Бары тик финалистлар гына билгеле. Марафонда шактый кеше катнашса да, бары тик 10 кеше генә марафонның ахырына барып җитә һәм үзләренең чын аш-су остасы булуларын дәлилли алдылар - 21 көн дәвамында көн саен нидер пешереп үзләренең кулинар осталыгы белән башкалар белән уртаклаштылар. 

Финалистлар үзләренең финалга чыгулары турында оештыручылардан хәбәр алдылар инде. Финалның ни рәвешле үтүе дә аларга инде нигездә билгеле. Хәзер #тәмлемарафон проекты белән кызыксынып барган кулланучыларыбызны да да финал чарасының кыскача программасы белән таныштырабыз. 

Барлык әлеге 10 аш-су остасы 9 нчы декабрь көнне 14:00 сәгатьтә ДРКБ янында урнашкан Роналд Макдоналд йортына җыелачак. Ике сәгать дәвамында финалистлар төрле аш-су, татар ризыклары әзерлиячәкләр, мондагы әти-әниләр өчен мастер-класслар да үткәрелер, дип планлаштырыла.

Ә инде 16:00 дән соң Роналд Макдоналд йортына ДРКБдан балалар керәчәк, финалистлар аларны һәм әти-әниләрне яңа пешкән тәмле татар ризыклары белән сыйлаячаклар. Чараның тантаналы өлешен "Яңа гасыр" телевидениесендә "Яшьләр тукталышы"ның алып баручысы, яшь, талантлы Айзилә Батырханова алып барачак, дип көтелә. Чараны төшерергә телевидение чакырулы, "Идел", "Сөембикә" һ.б. күп кенә журнал һәм газеталардан журналистлар булачак. Чара финалистлар өчен генә түгел, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә бик истә калырлык матур булыр дип көтелә!

Әлеге хәйрия катнаш финал бәйгесендә Роналд Макдоналд йортына ярдәм итәргә һәм балаларның күңелен күрергә теләгән хәйриячеләр дә килер, дип ышанып калабыз.

ps. Бәлки нәкъ менә әлеге чарада Ришат Төхвәтуллин үз группасына пешекче эзләп таба алыр?! )))

Финалда катнашачак татар аш-су осталары белән сезне дә таныштырабыз. Менә алар:

  1. Алсу Фазлыева
  2. Альмира Миңнуллина
  3. Ләйсән Семенеева
  4. Лилия Габидуллина
  5. Люция Аблеева
  6. Мәрьям Миннегулова
  7. Нурфия Халикова
  8. Рафилә Шәмсетдинова
  9. Розалия Кильметова
  10. Рузалия Сиразева

Тәмле марафон проекты якын көннәрдә шундый саваплы эш белән тәмамланачагына без бик шатбыз! Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм 9 нчы декабрь көнне Казанда көтеп калабыз!

Татар ризыклары һәр татар гаиләсендә өстәл күрке булсын, һәр татар баласы кечкенәдән татар милли ризыкларын пешерергә өйрәнеп үссен иде!