2017 ел - Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы

Гомәр Бәширов - табигать җырчысы

Фән һәм техниканың бөек казанышлары чорында Кеше һәм Табигать арасындагы кискен каршылыкларны иң дөрес, иң акыллы юллар белән җайга салырга кирәклеге кешелек җәмгыяте каршында бөтен үткенлеге белән килеп басты. Табигать – язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның композиторларның иҗатында илһам чыганагы. Шуңа күрәдер, табигатьне саклау сафына, иң беренчеләрдән булып, язучылар басты. Әйләнә-тирә мохитны саклау проблемасы – язучыларны дулкынландырган, борчыган проблема. Аларның бурычы – нәфис сүз аша Кешедә үлеп бара торган иң изге хисләрне - Җир-анага булган хөрмәт хисләрен уяту. Кешелекнең экологик һәлакәт алдында торуларын искәртеп, чаң сугу. Әдәби әсәрләр аша халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү, экологик культура булдыру. Әдәбиятыбызда табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр арасында иң кыйммәтлесе халык язучысы Гомәр Бәшировның “ Җидег ән чишмә” (1977) романы. "Табигать җырчысы" презентациясе әсәрне аңларга ярдәм итәр.

 

Беркетелгән файлКүләме
Файл ТАБИГАТЬ ҖЫРЧЫСЫ.pptx9.37 MB