Керү өчен теркәлегез
Лагерьда - милли уеннар
Лагерьда - милли уеннар
Ресурс авторы: Биектау районы мәгариф бүлегенең өстәмә белем педагогы Фәнис Зарипов

Хәрәкәтле уеннар балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Алар укучыларда физик сыйфатлар, барыннан да бигрәк, җитезлек, өлгерлек тәрбияли. Уйнаганда, төрле хәрәкәтләр башкарганда, мускуллар ныгый, бу исә хәрәкәт итү органнарының дөрес формалашуына уңай йогынты ясый. Ярыш шартлары балалардан зур физик киеренкелек, игътибар таләп итә. Уеннар вакытында эш күләменең үзгәреп торуы, катлаулы хәрәкәтләрнең җиңелрәкләре белән чиратлашуы кан өйләнеше һәм сулыш органнарының эшчәнлеген яхшырта.

Уеннарны башка төр физик күнегүләр белән чиратлаштырганда, билгеле бер система буенча уздырганда, укучының холкы үсеш-үзгәреш кичерә, камилләшә. Халык уеннарын уздыру буенча методик киңәшләр дә, уен үрнәкләре дә күп китапта чагылыш тапкан. Ә менә татар халык уеннары, бигрәк тә хуҗалык-көнкүрешне чагылдыра торганнары, милли образлар әлегә чагыштырмача аз өйрәнелгән.

Татар халык уеннарының үзенчәлекле яклары шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уенда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә. Бер үк уенны кабат-кабат уйнасаң да, ул һәрвакыт яңача кабул ителә, уенда катнашучыларның хәрәкәтләре һәр очракта төрлечә булырга мөмкин.

Игътибарыгызга тәкъдим ителгән уеннар Татарстанның төрле районнарында язып алынды; кайберләре, төрле әдәби чыганаклардан укып өйрәнгәннән соң, авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә сынау узды. Аларны спорт чаралары уздырганда, җәйге лагерьда файдаланырга тәкъдим ителә.

Ресурс авторы: 
Биектау районы мәгариф бүлегенең өстәмә белем педагогы Фәнис Зарипов
Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Лагерьда - милли уеннар19.7 Кб 382 ел 1 атна элек
Сораштыру

Сезгә Белем.ру порталының кайсы проекты аеруча якын?

Соңгы фикерләр