Татар мәгарифе порталы
Шушы көннәрдә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында Япония Милли астрономия обсерваториясе һәм Казан дәүләт университеты арасында Килешүгә кул куелды.
Димәк, бу көннән алып Казан һәм Япония обсерваторияләре бер-берсе белән хезмәт итәчәк, уртак тикшеренүләр алып барачак. Япония делегациясе составында Казанга профессор Н. Ханада, профессор К. Хеки, доктор К. Матумото, доктор Кикучи, Оикава ханым килгәннәр иде. Безнең яктан исә кунакларны фәнни эш буенча проректор Данис Нургалиев, халыкара элемтәләр идарәсе җитәкчесе Андрей Крылов, астрономия кафедрасы мөдире, В.П. Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Наил Сәхибуллиннар каршы алды.
«Япониядә тикшеренүләр актив алып барыла. Нәтиҗәләр дә юк түгел. Киләчәктә бергә башкарган эш уңай нәтиҗәләр генә бирер, дип ышанабыз. Казан обсерваториясе белән хезмәттәшлек итү безнең өчен бик мөһим, чөнки уртак планнарны бары бергә эшләгәндә генә тормышка ашыра алачакбыз”, - дип ассызыклаганнар чит ил галимнәре.
Бу өлкәдә Казан дәүләт университетында бик көчле группа эшли, дип саный Данис Нургалиев. Алга таба Япониядән килгән галимнәр alma mater Айның картасын тәкдир иткәннәр. Күптән түел дөньядагы иң көчле япон спутнигы SELENE ярдәмендә ясалган әлеге карта Айда булган вак детальләргә кадәр үз эченә алган.
SELENE проекты кысаларында ике обсерватория 2003 елдан ук хезмәттәшлек итә. Уртак эш күп кенә фәнни нәтиҗәләр ясарга булышкан. Соңгылары халыкара журналларда басылган 12 уртак фәнни материалда чагылыш таба.