Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан дәүләт университетында шушы көннәрдә Административ совет утырышы узды. Аны КДУның ректоры Мәгъсүм Сәләхов алып барды, дип хәбәр итә әлеге югары уку йортының матбугат үзәге. Көн тәртибендә каралган актуаль темаларның берсе - укыту процессына электрон укыту ресурсларын кертү мәсьәләсе куелган. Университетның кайбер факультетларында мондый тәҗрибә бар икән инде. Сүз Гамәли математика һәм кибернетика факультеты турында бара. Биредә 50 юнәлеш буенча программалар булдырылган һәм уңышлы эшлиләр. Әлеге факультет деканы Рөстәм Латыйпов сүзләренә караганда, электрон ресурларны куллану нәтиҗәсендә укыту процессы тагын да интерактив характер алган. Бу үз чиратында укытучыларга зур ярдәм, чөнки студентларның белемен тикшерү процессы хәзер әзрәк вакыт таләп итә.
Студент мәсьәләләрне электрон дәреслектә чишә, компьютер килеп чыккан җавапларны автоматик рәвештә тикшерә икән. Студентларның белемнәрен тестлар ярдәмендә тикшерү шулай итеп әлеге факультетта икенче планга күчеп бара.
Ләкин биредә дә проблемалар юк түгел. Әлеге ресурларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Электрон тестлар базасын беркем дә “ватып” керә алырга тиеш түгел.
Алга таба һәр факультет берәр электрон курс булдырырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килде Казан дәүләт университетының ректоры Мәгъсүм Сәләхов.
Утырыш вакытында кузгатылган темаларның берсе мәктәп укучыларына да кагылган иде. Казан дәүләт университеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә торган мәктәп укучылары өчен Интернет-олимпиадаларны киләчәктә үзгәртергә, яхшы якка үзгәртергә кирәк. “Кече университет” директор урынбасары Наталья Калачева фикеренчә, олимпиаданың масштабын зурайту мөһим. Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында белем алучы кызлар-малайлардан кала, Россия Федерациясе регионнарыннан да укучылар без оештырган чараларда катнаша алырга тиеш. Ләкин әлеге мәсьәлә ачык килеш калды.