Башлангыч сыйныфтан югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Замана алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту өлкәсенә дә үтеп керде. Балаларга белем,  тәрбия максатларының эчтәлеге мәсьәләсе бүген иң четереклеләрдән санала. Белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим  проблема- замана балалаларының күптөрле сәбәпләр аркасында китап укудан бизә баруы мәгълүм. Чөнки бүген китап бердәнбер мәгълүмат чарасы түгел. Мәгълүматны төрле җиңел юллар белән алу мөмкинлекләре барлыкка килде (интернет, телеведение, компьтер уеннары).