Татар мәгарифе порталы
Бүгенге мәктәп белеме сыйфатын совет чоры белән чагыштырганда, россиялеләрнең яртысына якыны (47 процент) яңа мәгариф системасы совет чорыныкына җитми дип саный. Бу хакта "Ромир" тикшеренүләр холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп "Интерфакс" хәбәр итә. 22 процент белем бирү сыйфаты үзгәрешсез дип белдерсә, 15 проценты исә бу өлкәдә вәзгыять уңай якка үзгәргән дип саный.
Әлеге сораштыру күрсәткәнчә, катнашканнарның күбесе (92 процент) - Россия мәктәп укучыларына мәктәп формасы кирәк булуны хуплый. Респондентлар форманың беренче чиратта дисциплина булдырудагы ролен күрсәтә (59 процент). 45 проценты балалар арасындагы тигезсезлекне бетерә дип саный. Ата-аналарның 44 проценты иртән нәрсә киясе дип аптырыйсы юк дигән фикердә. Һәр өченче сораштырылган кеше (33 процент) форманың укуга уңай тәэсире барлыгын белдерә. Респондентларның нибары 11 проценты гына мәктәп формасын сатып алуның икътисади файдасын әйткән.
Россия мәктәп укучылары ата-аналарының 36 проценты өчен мәктәп формасының төп кимчелеге – аның кыйммәт булуында. Сораштыруда катнашкан һәр дүртенче кеше (26 процент) форманың тиз тузуын, ә һәр бишенче (20 процент) тукыманың сыйфаты һәм тегелеше әйбәт булмавын әйтә. Респондентларның 18 проценты белдергәнчә, мәктәп формасы бертөрле һәм ул туйдыра. Ә 13 проценты формалы кием балаларны индивидуальлектән мәхрүм итә, дип саный.
Сораштыру илнең федераль төбәкләрендә авыл һәм шәһәр җирендә 1500 кеше арасында үткәрелгән.