Татар мәгарифе порталы
29 Сентябрь, 2008 - 17:03
Теге яки бу югары уку йортының статусын билгеләүче критерийлар агымдагы 2008 ел ахырына кадәр ук билгеләнеп бетеп кулланыла башларга мөмкин. Бу критерийлар нигезендә югары уку йорты я университет, я академия, я институт статусын алачак. Бу турыда Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте.
Бүгенге көндә Россиядә 3200 югары уку йорты теркәлгән. Шуларның 500 университет стутусына ия. Министр фикеренчә, киләчәктә әлеге статуслы 50 югары уку йорты гына калырга мөмкин. Югары уку йортларының барлык саны исә 3200дән 150–200 кадәр кимеячәк.
Билгеле булганча, Фурсенко югары уку йортларының күплеге турында беренче тапкыр гына әйтми. Алар арасында университет яисә академия исеменә лаек булмаганнар да бар, дия иде ул. Министр әйтүенчә, югары уку йортларын массакүләм тикшерү үткәрелмәячәк. Югары уку йортының теге яки бу статуска туры килү–килмәвен әлеге уку йортын теркәү планы нигезендә тикшерәчәкләр. Ә мондый процедураны һәр югары уку йорты биш елга бер үтә. Ел саен аккредитацияне 800дән 1 меңгә кадәр югары уку йорты уза.
Андрей Фурсенко ассызыклавынча, Россиядәге югары уку йортлары саны тиешле ихтыяҗдан да югарырак. Өстәвенә, аларның күбесе университет яисә академия исемен йөртергә хокуклы түгел.