Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле мөгаллимәләр, укытучы хатын-кызлар!
Халыкара хатын-кызлар көнен ел саен матур гына билгеләп үтсәк тә, хатын-кызларга елның бер көнендә аерым игътибар бирсәк тә, әлеге датаның кайдан һәм ни сәбәпле килеп чыгуын да онытырга кирәкми. Кызганыч, хатын-кызларның хокуклары кайбер илләрдә әле бүгенге көндә дә якланылмый. Үзебездә дә әле бу мәсьәлә 100% хәл ителгән дип әйтмәс идем. Кемдер үз хатынына, әнисенә яисә кызына кул күтәрә, кем өчендер хатын-кыз - икенче сорт кеше, кем өчендер ул - өй хезмәтчесе.
Кыз балаларны мәктәптә тегәргә, пешерергә, кул эшләре башкарырга өйрәтеп, ир балаларны балта һәм пычкы тотарга өйрәткән хәлдә, инде гаилә корыр вакыт җиткәч үз киемнәрен дә юа белмәгән ир-атлар белән кулына отвертка тотарга да курыккан хатын-кызларны күреп үзебездән үзебез көләбез. Мәгариф системасы да, массакүләм мәгълүмат чаралары да, дәүләт үзе дә еш кына тигезсезлеккә күз йома. 8 нче март хатын-кызларга чәчәк һәм ислемай бүләк итү көненә әйләнеп бара. Хатын-кызлар хокуклары, гомумән, кеше хокулары мәсьәләсе бүгенге көндә дә актуаль.
Гаиләдә һәм мәктәпләрдә балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү эшләре дә гасырдан-гасырга хатын-кызлар җилкәсендә калып бара. Бүгенге көндә иң күп укытучылар да - хатын-кызлар.
Әлеге хезмәт - катлаулы һәм хөрмәткә лаеклы хезмәт. Һәм нәкъ менә сез - хатын-кызлар - әлеге эшне җиренә җиткереп башкарасыз. Мәктәптә башка балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш әле үз балаларыгызны да тәрбияләргә кирәк, гаилә эшләрегез дә шактый күп, иҗатка һәм үзүсешкә дә вакыт калдырасыз. Боларның барысына да карамастан, йөзегездә елмаюга урын бар.
Мөхтәрәм хатын-кызлар! Сезнең хокуларыгыз сакланылсын, тормышта бәхетле булыгыз, уңышларга ирешегез һәм озын гомерле булыгыз! Йөзегездә елмаю - бәхеттән-шатлыктан елмаю булсын! Бәйрәм белән Сезне!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин