Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Февраль аенда "Әкият" курчак театрында балаларны нинди татар спектакльләре көтә? Укучыларыбыз игътибарына без әлеге мәгълүматны барларга һәм игълан итәргә булдык.
Иң беренче җырлы-биюле тамаша 15:00 сәгатьтә 7 февраль - якшәмбе көнне булачак. "Җырлап узган җәй" дип исемләнгән хезмәткә сөю тәрбияли торган әлеге спектакльнең нигезенә язучы-драматург Нәби Дәүли И.А. Крыловның "Стрекоза и Муравей" мәсәлен алган. 15 ел буе сәхнәдә яратып куелган әкият X Халыкара "Нәүрүз"фестивалендә дә катнашырга өлгергән.
"Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә" дип исемләнгән әкият балаларны романтика дөньясына алып кереп китәчәк. Театр артистлары балаларга хан кызы Зөһрә белән көтүче Лачынның мәхәббәт тарихын сөйләячәк. Әлеге спектакль Оренбург шәһәрендә үткәрелгән "Гостиный двор" халыкара театр фестивалендә дә катнашкан. Яшь тамашачылар аны 10 нчы февраль (чәршәмбе) көнне карый алалар, башлану вакыты - 11:00 сәг.
Сәләх Хөсни пьесасы буенча язылган "Камыр батыр" әкияти тамашасы тамашачыларны 13 февраль (шимбә) көнне, 15:00 сәгатьтә көтә. Пьеса татар халык әкиятләренә нигезләнгән. Ул Бурса, Измир, Искешәһәр (Төркия), Хельсинки, Иисалми (Финляндия), Алмата (Казахстан) шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашкан.
Февраль аенда куела торган тагын бер драматик әкият "Ана күзләре" дип атала. Сюжетта Тау яисе тарафыннан Еланга әверелдерелгән Ана үзенең башта бер күзен, аннары, вакыйгалар барышында, нәни улы белән ялгыз калган иренә, баланы тәрбияләргә булышу өчен, икенче күзен дә бирә. Спектакльдә - Ана мәхәббәте, тормышның һәр минутында зур түземлек белән аналык вазифаларын башкару, бала мәхәббәте, иргә тугрылык темалары күтәрелә. Бу спектакль 24 февраль (чәршәмбе) көнне булачак, башлану вакыты - 11:00 сәг.
Тамашачылар саны арта бару белән бергә "Әкият" курчак театрында татар спектакльләре саны да арта барыр, тамашалар нәни тамашачыларның күңелләренә хуш килер, дип ышанып калабыз.