"Әкиятләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Әкият һәм аның төрләре
Максатлар:
1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы¬гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;
2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү;
3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру.
Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья һәм әдәбият
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тренинг, синквейн һ.б.
Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш”  технологиясе
Җиһазлау: “Татар әдәбияты” дәреслеге, Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге, әкиятләр буенча эшләү өчен карточкалар, мультимедиа проектры,  тема буенча презентация, “Бала” китапханәсе: “Алтын бөртекләр”, “Гөлчәчәк”, “Өч кыз”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” мультфильмнары.
 

Беркетелгән файлКүләме
Файл Әкияттә - кунакта.docx41.85 KB