Татар теле дәресләрендә мультимедиалы проектор куллану

Һәр укытучының төп бурычы-дәресләрне мөмкин кадәр кызык, мавыктыргыч һәм заманча итеп үткәрү.Балаларда туган телгә мәхәббәт тудыру,телдәге сүзләрнең матурлыгын,гүзәллеген күрсәтү,сөйләмдәге аһәңен ишеттерү- тормышыбызга компьтер технологияләренең көннән-көн күбрәк үтеп керүе шартларында тагын да әһәмиятлерәк бурычларның берсе була бара.   21 нче гасыр укытучысыннан заманча педагогик культура һәм яңача педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, фән-техника яңалыкларыннан  артка калырга ярамый. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләрен, интернет-ресурслар,проекторны еш кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең  күп төрләре аша ирешәм.   Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Шәхесне иҗади фикерли белүче, мөстәкыйль эшли алучы итеп укыту бурычы барлыкка килде.Моңа ничек ирешергә соң?