Шәмаилләр ясыйбыз

Шәмаилләр ясыйбыз

“Һәрбер һөнәр иясенең үз эшенә бәйле махсус эш коралы булган кебек, төрле һөнәр ияләре өчен уртак эш коралы бар. Шуларның берсе – халыкларның аралашу, дөньяны, үткәннәрне хәзерге белән бәйләүче “язу” дигән корал”, - дип язган Әбрар ага Кәримуллин. Чыннан да, язу (графика) – үткәннәрне бүгенге белән тыгыз бәйләп торучы чара, аралашу коралы. Халкыбыз үткән озын тарихи юлны гарәп язуыннан башка күз алдына китереп булмый. Ул аны ун гасырдан артык файдаланып килгән, бик күп әдәби, фәнни һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән. Шулар арасында гаҗәеп бизәкләр рәвешенә кертеп язылган гарәп графикасы үрнәкләре – каллиграфия җәүһәрләре аерым бер урын били. Мөселманнарда каллиграфик нәкышь киң таралыш алган. Матур язу осталары – хаттатлар – татар рәсем сәнгатендә кабатланмас шәмаил үрнәкләре тудырганнар. Әмма совет чорында бу шөгыль онытылган диярлек. Нинди генә тыюларга кармастан, сандык төпләрендә, яшерен урыннарда алар сакланып калганнар. Куанычка, гасырлар буена җыелып, буыннан-буынга тапшырылып килгән рухи-мәдәни традицияләребез халкыбызга әйләнеп кайта. Халык сәнгате үрнәкләренең эстетеик кыйммәте, кадере еллар үткән саен ныграк арта бара. Онытылган шөгыльләр балаларда да кызыксыну уята. Шәмаил ясарга өйрәнү, үз кулларың белән матурлык тудыру процессы, шуның белән бергә рухи дөньяңны, белемеңне баету бала күңеле, аның шәхес буларак формалашуы өчен бик тә әһәмиятле. Шушыларны истә тотып, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбендә 2005 нче елдан бирле “Серле язу” түгәрәге эшли. шамаильТүгәрәк халкыбызның традицион сәнгать төре булган шәмаил ясарга өйрәтү процессында балаларга каллиграфия сәнгате, татар язуы тарихы турында белем бирү; күнекмәләр формалаштыру; эстетик зәвык, милли сәнгатебез, телебез, тарихыбызга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт, милли горурлык тәрбияләү максаты белән оештырыла. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла: укучыларны гарәп графикасы үзенчәлекләре белән таныштыру; каллиграфия нечкәлекләренә өйрәтү; гарәп, фарсы телләре турында күзаллау булдыру; Коръән һәм ислам дине буенча гомуми мәгълүмат бирү; шәмаилне пыялага ясау техникасына өйрәтү; шәмаил ясаучы профессиональ рәссамнар иҗаты белән таныштыру. Түгәрәккә 10-18 яшьлек балалар җәлеп ителгән. Ничә яшьтәге балаларның күбрәк йөрүен исәпкә алып, материал гадиләштереп яки тирәнәйтеп бирелә, бер дәрескә тәгаенләнгән мәгълүматны кайвакыт берничә дәрес дәвамында өйрәнергә туры килә. Структур яктан занятиеләр мәктәптә үткәрелүче традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау өлешләреннән тора. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер дәресләр тулысы белән практик эшкә багышлана. Түгәрәк занятиеләрен лекция, практикум, проект эше яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә һ.б. формаларда да үтә.