Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар

Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп , мин коммуникатив уен үрнәкләре эшли башладым. Инде җиденче елымны Роза Хәйдәрова дәреслекләре һәм методикасы белән укытам. Бу дәреслекләр үзләре үк коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора,чөнки һәр текстны укыганнан соң монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. 

Беркетелгән файлКүләме
Image icon коммуникатив уеннар.jpg338.61 KB