Татар теле дәресләрен милли информацион технологияләр кулланып укыту

XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар гап-гади, көндәлек кулланыш кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.   Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә  күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа, белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу - бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән,  балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә.