Татар мәгарифе порталы
Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагындагы инженерлар әзерли торган лицейның уку бинасы ачылды. Икенче уку чиреген лицейчылар төзекләндерүдән соң яңартылган бинада, җиһазландырылган уку классларында башлый.
Уку бинасын ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов, инженерлар әзерли торган лицей-интернат директоры Рәмис Зарипов катнашты.
Лицейның белем бирү программасы математика, физика өлкәсендә тирәнтен әзерлекне, телләрне өйрәтүне һәм укучыларның гомуми үсешен күз уңында тота, академик белемнәр бирүдән тыш, әлеге белемнәрне инженерлык проектлары эшчәнлегендә кулланырга өйрәтүгә юнәлтелә. Уку процессы, “CDIO” инженерлык белемен күтәрү бөтендөнья инициативасы киңәшләрен истә тотып, һәм Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты (КАИ) җитәкчелегендә, гамәлгә ашырыла. Бу, үз чиратында, махсуслашкан мәсьәләләрне хәл итүдә лабораторияләрдән бергәләп файдалану, студентларны һәм аспирантларны түгәрәк эшләренә, инженерлык лицеенда укучыларның проектлары, стартапларына җитәкчелек итүгә тартуны күз уңында тота.
Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киләсе уку елына лицейның 180 кешегә исәпләнгән торак блогын, шулай ук спорт блогын файдаланылышка тапшыру ниятләнә. Уку йортының максималь проект көче 7-11 нче сыйныфларда укучы 200 кешене күз алдында тота. Лицейга 2 тур сынауны уңышлы узган укучылар кабул ителә. Бер сыйныфта укучыларның саны 20дән артмаска тиеш.