![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Татарстанның су байлыклары
10 февраль, 2008 - 14:51
Татарстанның су байлыклары
Ресурс авторы: Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 2 нче урта мәктәп укытучылары Ләлә Гаязова һәм Мария Мәмлиева
Беребез химиядән, икенчебез географиядән укытса да, шактый еллардан бирле бергәләп үз фәннәребез буенча төрле сыйныфларда бер-берсенә якын темаларга интегральләшкән дәресләр үткәрәбез. Профильле укытырга әзерләнү шартларында, безнең карашка, мондый дәресләрнең әһәмияте тагын да арта, чөнки нәкъ менә табигать белеме-география юнәлешендәге фәнара бәйләнешләр укучыларга дөньяның материалистик бердәмлеген мөмкин кадәр тулырак ачарга ярдәм итә. VIII сыйныфта «Татарстанның су ресурслары» темасына үткәрелгән дәрестә төбәк компоненты аеруча калку чагылыш тапты. Республикабыз сулыкларга бик бай, шунлыктан Татарстан гидросферасының географик яктан уңай урнашуын, суның кеше тормышы өчен аеруча мөһим булган үзлекләрен балалар аңына җиткерүне бик тә кирәкле дип саныйбыз. Интеллектуаль уен рәвешендә үткән әлеге дәреснең максаты укучыларның Татарстан сулыклары турындагы белемнәрен гомумиләштерүдән, республикабыз гидросферасы суларын картадан таба һәм күрсәтә белүләреннән, суның физик һәм химик үзлекләренә кагылышлы белемнәрен тирәнәйтүдән, суны саклауның экологик мәсьәләләрен тикшерүдән гыйбарәт. Дәрескә әзерлек шактый алдан башлана. Сыйныф 5—6 укучыдан торган берничә командага бүленә, капитаннар сайлана. Һәр командага өй эше бирелә: «Татарстан сулыклары» темасы белән бәйле исем уйларга, аны якларга, команда эмблемасын һәм девизын сайларга, шулай ук судан файдалану турында реклама уйлап табарга кушыла. Беребез химиядән, икенчебез географиядән укытса да, шактый еллардан бирле бергәләп үз фәннәребез буенча төрле сыйныфларда бер-берсенә якын темаларга интегральләшкән дәресләр үткәрәбез. Профильле укытырга әзерләнү шартларында, безнең карашка, мондый дәресләрнең әһәмияте тагын да арта, чөнки нәкъ менә табигать белеме-география юнәлешендәге фәнара бәйләнешләр укучыларга дөньяның материалистик бердәмлеген мөмкин кадәр тулырак ачарга ярдәм итә. VIII сыйныфта «Татарстанның су ресурслары» темасына үткәрелгән дәрестә төбәк компоненты аеруча калку чагылыш тапты. Республикабыз сулыкларга бик бай, шунлыктан Татарстан гидросферасының географик яктан уңай урнашуын, суның кеше тормышы өчен аеруча мөһим булган үзлекләрен балалар аңына җиткерүне бик тә кирәкле дип саныйбыз. Интеллектуаль уен рәвешендә үткән әлеге дәреснең максаты укучыларның Татарстан сулыклары турындагы белемнәрен гомумиләштерүдән, республикабыз гидросферасы суларын картадан таба һәм күрсәтә белүләреннән, суның физик һәм химик үзлекләренә кагылышлы белемнәрен тирәнәйтүдән, суны саклауның экологик мәсьәләләрен тикшерүдән гыйбарәт. Дәрескә әзерлек шактый алдан башлана. Сыйныф 5—6 укучыдан торган берничә командага бүленә, капитаннар сайлана. Һәр командага өй эше бирелә: «Татарстан сулыклары» темасы белән бәйле исем уйларга, аны якларга, команда эмблемасын һәм девизын сайларга, шулай ук судан файдалану турында реклама уйлап табарга кушыла. Ресурс авторы:
Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 2 нче урта мәктәп укытучылары Ләлә Гаязова һәм Мария Мәмлиева
|
Сораштыру
|
1 көн 4 сәгать элек
1 көн 15 сәгать элек
1 көн 20 сәгать элек
5 көн 20 сәгать элек
1 атна 13 сәгать элек
1 атна 21 сәгать элек
1 атна 1 көн элек
1 атна 1 көн элек
1 атна 2 көн элек
1 атна 2 көн элек