Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев татарстанлыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының тәбрикләү сүзендә мондый юллар бар:
“Хөрмәтле дуслар!
Барлык укучыларны, ата-аналарны һәм мәграиф системасы хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән котлыйм! Белем көнендә республика мәктәпләрендә 400 меңгә якын укучы парта артларына утырачак. Барлык дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 245 меңгә якын студент белем нигезләрен үзләштерергә керешәчәк.
Мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керүчеләр яки училище, техникум, көллият, вузларда укый башлаучылар өчен Белем көне аеруча дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Яңа уку елы яңа казанышларга бай булсын. Сез яхшы билгеләренә генә уку, белемле кешеләр, үз Ватаныгызның лаеклы гражданнары булу өчен бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам.
Мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен Белем көне укучылар белән очрашу шатлыгы гына түгел, ә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә яңа җаваплы эшнең башлануы да.
Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аларга юл мәктәптән башлана.
Хөрмәтле педагоглар! Зирәк һәм түзем, балаларга карата игътибарлы булыгыз, аларны яратыгыз! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗат энергиясе һәм яхшы кәеф, бәхет һәм иминлек теләп калам! Бәйрәм белән!”
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев.
tat.tatar-inform.ru