Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Иделем акчарлыгы» бәйгесе каләм тибрәтүче яшьләр арасында елдан-ел популярлаша бара. Иҗатыңны башкаларга җиткерергә мөмкинлек бирә, үз ишеләр белән таныштыра, үзеңә карата ышаныч арттыра торган проект ул. 14 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә.
“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина хәбәр иткәнчә, яшь каләмчеләр ярышы 2000 елдан башлап Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге яшь татар язучылары өчен республикакүләм оештырыла. Әлеге чараның максатлары: яшь буын арасыннан талантлы шагыйрьләр, прозаиклар, драматургларны барлау һәм аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.
Конкурс шартлары буенча, бәйгедә татар телендә язучы, 14-30 яшьтәге егет һәм кызлар катнаша ала. Быел бәйгегә йөзгә якын кеше үз эшләрен җибәргән.
«Иделем акчарлагы» бәйгесе ел саен өч этапта уза. Беренче этап: материаллар туплау. Бәйгедә катнашырга теләүче һәр кеше татар телендә язылган әсәрләрен җибәрә. Икенче этап – жюри эшчәнлеге. Алар җибәрелгән әсәрләр арасыннан өченче этапка үтәргә лаеклыларын сайлап алалар.12-15 ноябрь көннәрендә Татарстан язучылар берлеге бинасында өченче - йомгаклау туры – яшь язучылар өчен үзенчәлекле иҗади мәктәп, ул үз эченә төрле мастер-классларны, түгәрәк өстәлләрне, чараларны, иҗат әһелләре белән очрашуны күздә тота.
Жюри әгъзалары – танылган язучылар, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләре: Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Марат Закир, Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- Шигърият;
- Проза;
- Драма;
- Балалар әдәбияты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әсәрләр “Иделем акчарлагы” әдәби җыентыгында урын алачак, ди проект авторлары.