Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Менә янә яңа уку елы башлана. Кайбер илләрдә уку елы инде берничә көн элек башланды, ә кайбер илләрдә мәктәп укучылары әле соңрак укырга керешәчәк. Ә кайбер илләрдә... Мәктәпләр бөтенләй юк һәм кешеләрнең белем дәрәҗәсе - иң түбән дәрәҗәдә... Авырдыр ул белем булмаганда...
Шуңа күрә 1 сентябрь безнең өчен ул - зур бәйрәм. Белем бәйрәме. Белем алу мөмкинлеге булу - зур бәйрәм!!!
Бу көнне меңләгән бала кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагаларыннан атлый. Дулкынландыргыч мизгелләр.
Әгәр бу Белем дөньясына аяк баскансың икән, укырга, белем алырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә кирәк. Белем дөньясына кергәч, анннан буш кул белән чыгу - ямьсез күренеш!
Кадерле укучылар! Студентлар!
Сезне Белем йортына баруыгызның беренче көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый бәхет дөньяда бар кешегә дә бирелмәгән! Сез бүген иң бәхетле балалар! Уку сезгә шатлык-бәхет китерсен, мәктәп тәмамлап олы юлга аяк баскан вакытта, сез аларны мең кат арттырырсыз һәм башкаларга да бүләк итә башларсыз. Алынган белемнәрдән сезнең йөзегез тагын да матуррак булып балкысын, дөньяда үзегезнең бәхетле булуыгызны тоегыз!
Хөрмәтле укытучылар!
Чын күңелдән Сезне Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Укучыларыгызның алган белемнәрдән алсуланган елмаюлы йөзләре - ул Сезнең хезмәт җимеше. Бу уку елы Сезгә шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен, Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез!
Хөрмәтле ата-аналар!
1 сентябрь - ул сезнең өчен дә зур бәйрәм! Ниһаять, сезнең балаларыгыз да зур үстеләр, мәктәптә алар шәхес буларак формалаша башларлар, киләчәкнең зур кешеләре булачаклар. Киләчәкнең нинди булуы алардан бәйле булачак!
Шуңа күрә дә ата-аналар һәм укытучылар уку елы дәвамында бергә кул тотынышып атлыйк! Балалар зиһенле, акыллы, белемле һәм, әлбәттә, миһербанлы булып үссеннәр!
Бәйрәм белән сезне!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы коллективы