Порталга җибәрелә торган ресурсларга таләпләр нинди?

Порталга җибәрелә торган ресурсларга нинди таләпләр?

Белем.ру порталына ресурслар бары тик редактор тикшерүе узгач кына урнаштырыла. Материалларның сыйфаты яхшырак булган саен әлеге ресурсларның порталда урнашуы да тизрәк булачак.

Шуңа күрә, порталга иҗади һәм фәнни хезмәтләрегезне юллар алдыннан түбәндәге гамәлләрне башкарыгыз:

  • материалларыгызда мөмкин кадәр орфографик, грамматик, стилистик хаталарны төзәтеп чыгыгыз,
  • ресурс(лар) белән бергә архивка фотогызны яисә ресурс белән бәйле башка бер сурәт сайлап алып өстәргә тырышыгыз. Фото булмаган очракта портал редакциясе ресурска кагылышлы сурәтне үзе билгели.

Документларга якынча таләпләр:

  • төп текст шрифты - Times New Roman, 13 pt;
  • текст кырлары: сулдан - 2,5 см, калган кырлары - 1,5 см;
  • абзацлар интервалы: алдында (өстә) - 0 pt, абзацтан соң (аста) - 3 pt;
  • юллар интервалы - бер интервал (одинарный).

Игътибар! Гадәти текстта сүзләр арасында бер генә бушлык тамгасы (пробел) куела. Нокта, өтер, нокталы өтер һәм башка тыныш билгеләре сүздән соң ук (буш ара калдырмыйча) куела, бушлык тамгасы алардан соң гына языла. Сүз куштырнаклар эченә алынган вакытта, куштырнак белән сүз арасында бушлык тамгасы булмый.